Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Яңа ел кичәләре 29.12.2011

Өч төркемгә бүленеп оештырылган Яңа ел кичәләре бик күңелле үтте. Кыш бабай, кар кызы, Яңа ел һәм әкият геройлары белән бергә гөрләп үткән бәйрәм кичәләре күңелләрдә җылы хисләр генә калдырды.
-
Кыш бабай бүләк өләшә 28.12.2011

Быел Субаш урта мәктәбенә зур бүләкләр белән Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Һәр баланы биетеп, җырлатып Яңа ел күчтәнәчләрен өләште.
-
Мәктәп янын әкияти дөнья итеп 27.12.2011

Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр мәктәп янын әкият дөньясына әйләндерде. Күмәк көч белән бик матур әкият геройлары сыннары ясалды. Башлангыч сыйныф укучылары һәм бакчага йөрүче балалар күңеленә шугалак бик хуш килде.
-
Ямь өстенә ямь 26.12.2011

"Ямь өстенә ямь" дип исемләнгән иҗат концерты Яңа ел бәйрәме алдыннан Субаш авылы халкы өчен дөрестән дә ямь булды. Ныклы әзерлекле концерттан авылдашлар бик канәгать булып, рәхмәт әйтеп таралды.
-
Туган көнегез котлы булсын! 25.12.2011

Гөлназ Фазиловна!
Туган көнең - 35 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз.
Сезгә озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәтегездә уңышлар телибез.Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй итеп елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен. -
Сәламәтлек көне 24.12.2011

Сәламәтлек көнендә оештырылган "Әти, әни һәм мин -спорт сөюче гаилә" эстафета ярышларында һәр сыйныфтан бер гаилә катнашты. Уеннар бик җанлы, оешкан төстә узды.
-
Хоккей ярышлары 17.12.2011

Мәктәбебез егетләре даими оештырылган хоккей уеннарында бик теләп катнашалар.
-
Юбилеегыз белән! 15.12.2011

Хөрмәтле Сания Ильясовна!
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвеңне генә телибез.
Гомер үтә диеп, моңсуланма,
Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.
Алтын төсендәге якты көннәр
Барыр юлларыңны бизәсен.
-
9 декабрь - Ватан Геройлары көне 09.12.2011

9 декабрь - Ватан Геройлары көненә багышланган кичә эчтәлекле һәм бик матур узды. Кичәнең башында педагог-организатор Павлова Г.Г. «Бүгенге заман герое кем ул ?» дигән сорау куйды һәм укучылар арасындагы сораштырулар белән таныштырды. Мәктәп укучылары бүгенге заман герое итеп ветераннарны күзаллыйлар.
9 декабрь - иң яшь бәйрәмнәрнең берсе - 2007 нче елда рәсми рәвештә кабул ителә һәм аның тамырлары Петр 1, Екатерина 2 заманына барып тоташа. Петр 1 уйлап таба, Екатерина 2 - 1769 нчы елда Җиңү китерүче изге Георгий ордены бирергә карар чыгара. Кем ул Изге Георгий, чыннан да тарихта булганмы ул, бүгенге көн белән нинди бәйләнеше бар ? 1917 елда туктатылган орден кайчан бирелә башлый. Аңа тиңләштерелгән югары дәрәҗәдәге тагын нинди орденнар бар? Кичәдә шушы сорауларга җавап табылды. Бөек Ватан сугышында, Изге Георгий орденына тиңләштерелгән , аеруча батырлык күрсәткәннәргә, 1943 нче елда Дан ордены бирелә башлый. Укучылар кичәдә бу орденнарның тулы кавалерларын, районыбызның Советлар Союзы Геройларын, Россия Герое Урта Көшкәт авылы кешесе Исаев О.В. турында үзләренә мәгълумат алдылар.
Шулай ук тарих укытучысы Николаев И.И. Бөек Ватан сугышында аеруча хәлиткеч, аяусыз көрәшләрдән булган Ленинград блокадасы турында сөйләде, музей эшчәнлеге белән таныштырды.
Кичә барышындагы барлык мәгълүматлар презентация белән яктыртылды.
Соңыннан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллин Р.Г барлык катнашучы сыйныфларга һәм оештыручыларга рәхмәт җиткерде.
-
Туган көнегез котлы булсын! 08.12.2011

Хөрмәтле Расил Габдуллович!
Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел,
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син - бәхетле бул!Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күнелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр!















