Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245
-
Уныш бэйрэме 04.11.2010

2 ноябрь көнне бездә «Уңыш бәйрәме» булды. Өй эше итеп һәр класска күргәзмә ясарга әйтелгән иде. Иртән күргәзмәгә өстәл әзерләнә башлады. 2-4 классларның күргәзмәсе яшелчәләрнең сирәк очрый торган кызык вариантларыннан «Могҗизалар илендә» исеме астында , 5-7 класслар – төрле салатлар, 8 класслар- кабак, кишер, чөгендердән ; 9 класслар-бәрәңгедән тәм-томнар, 10 класс - икмәк темасына әзерләнде. Ә 11 класс укучылары яшелчәләргә муляж ясаганнар иде. Сәг.11.00 класслар үз күргәзмәләрен якладылар. 11.30 сәг. «Уңыш бәйрәме» башланды. Бәйрәмдә күмәк хуҗалыктан алынган саннар, унышка ирешкән хезмәтчәннәр турында әйтелде. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.Презентация күрсәтелде. 2 нче өлешендә әти-әниләр белән берлектә «Миллионер» уены уйнатылды. Уендагы парлар- Васильевлар Илвир, Гөлинә; Гилемзяновлар- Гүзәлия, Илһам; Хадиевлар - Зөлфия, Данис; Гильмуллиннар- Гөлнара, Илфар; Габделхаковлар- Габделнур, Нияз катнашты. Бәйрәм ашханәдә бәйрәм табынында тәмамланды.
-
Рифат Закиров - Россия гражданины
01.11.2010
1 ноябрь көнне, иртәнге линейкада, барлык укучы һәм укытучы алдында 8 сыйныф укучысы Закиров Рифат Фәрит улына Россия гражданины паспорты тапшырылды. Үз иленең лаеклы улы, патриоты, гражданы булсын Рифат! «Йолдыз» укучылар оешмасы исеменнән без дә бу теләкләргә кушылабыз, сине алда бөек эшләр көтә, Рифат Фаритович!
-
Дуслык, татулык - җанга шифа
21.10.2010
21 октябрь дәресләрдән соң 6-8 класс укучылары белән әзерләнгән «Дуслык, татулык- җанга шифа» дип исемләнгән концерт программасы белән Чепья авылында урнашкан «Наз» социаль үзәгенә бардык. Концерт тату- дус, җылы атмосферада үтте. Өлкән яшьтәге дәваланучы әби-бабайлар безнең укучылар чыгышыннан канәгать калдылар. Музыка җитәкчесе Фәезов Х.Рны кабат-кабат җырларга чакырдылар, аерым җырчы һәм биюче егетләргә озаклап кул чаптылар, үзләре дә ялындырып тормадылар, бик теләп биеделәр. Концертта 7 укучы катнашты- ФәезовА, НиколаевА , Ильин Р, Павлов И, Габделхаков Н, Зәкиева Р, Федорова Г. Концертны педагог-организатор Павлова Г.Г алып барды, музыка җитэкчесе- Фәезов Х.Р.
-
Дискуссия
13.10.2010
13 октябрь көнне 1 озын тэнэфестэ 8-11 класслар очен «Кешеләр ни өчен аракы эчә» темасына дискуссия уздырылды.
Дискуссия сораулары:
1. Кешеләр ни очен аракы эчә?
2. Исерек Кеше белэн аралашу ошыймы?
3. Аракы эчә торган кешенен кэефе ничек узгәрә.
4. Исерек кешенен кунел ачуы аек кешенен кунел ачуыннан нәрсәсе белән аерыла.
5. Аракы эчу кешенен тышкы кыяфәтендэ ничек чагыла?
6. Аракы эчә торган Кеше машина йортә, йөзә, көймәдә йөри аламы?
7. Кем яхшырак Яши– эчә торганмы, эчми торганмы?
8. Аракы кайсы органнарга тәэсир итэ?
9. Аракы үлемгэ илтәме?
10. Ни өчен эчкән кеше жинаять кыла?
Укучылар шушы сорауларга төрле җаваплар биреп, сөйләштелэр , бәхәслэштеләр.
-
Котлыйбыз Сезне
04.10.2010
Хөрмәтле коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз.
-
Кросс барышы
25.09.2010
Һәркем сәламәт яшәргә омтыла.
- Кисәтү юлында 22.09.2010
- ТНВ каналында субашлылар 17.09.2010
- Укучылар оешмасында яңалыклар 08.09.2010
-
Габитова Ландыш җиңүче 01.01.2010

Район буенча Түбән Кама драма театры үткәргән «Театр көлкерәдер, уйнатадыр, тагын үткән гомерне уйлатадыр» дигән конкурста 6 нчы сыйныф укучысы Габитова Ландыш беренче урын алды.















