Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245
-
Котлыйбыз. 25.01.2011

Субаш урта гомуми белем мэктэбе укучысы Хакимзянов Ранил (укытучысы Фаязов Ленар Ахметович) технология фэненнэн Казанда уздырылган республика олмпиадасында призер булды. Мэктэп коллективы аларны бу зур жинулэре белэн котлый, янадан яна унышлар тели. Афэрин, егетлэр, булдырдыгыз.
-
Хоккей нәтиҗәләре 15.01.2011

15.01.2011 көнне 5-7 класс кыз-егетләре арасында хоккей ярышлары булып үтте. Ярышлар бик киеренке барды. Өлкән хөкемдар Фагыйль Гайнетдинов белән аның ярдәмчесе Петров Илнарлар командаларга карата бик гадел булдылар. Кызлар арасында беренчелек 5ләр кулында булды, ә егетләрдән 7челәр иң өлгерләрдән булып танылды. Һәр команданың аерым көч биреп торучылары бар иде, аларга класс җитәкчеләре дә ( Петрова Г.Н., Нурмухаметова Ф.Н., Закиров Ф.М.) кушылды. Егет-кызларга афәрин генә диясе кала.
-
Сәламәтлек көне урманда 07.01.2011

Кышкы урманның матурлыгын 06.01.2011 көнне чаңгыда чыкмасак белмәгән дә булыр идек. Әле ярый ул көнне сәламәтлек көне дип билгеләгәнбез. Кыр казлары кебек тезелешеп, табигатьнең матурлыгына хозурланып, Субаш мәктәбе коллективы 4км. араны 30-35 минутта үтте. Сәбәбе дә бар иде, чөнки урманда кайнар коймак, чәй белән егетләребез көтеп тора иде. Төрле спорт уеннары уйнап, төз атуда үзебезне сынап та өлгермәдек, яныбызда Кыш бабай килеп чыкты. Яңа еллар белән котлап, үзенең күчтәнәчләре белән сыйлаганнан соң, безнең күңелләребез тагын да күтәрелеп китте. Алдагы очрашуны боз өстендә билгеләп өйләргә таралышканда, кояш инде тау артына кереп бара иде.
-
Яңа ел бәйрәме 30.12.2010

Субаш урта мәктәбендә Куян елын каршы алу бәйрәме бик күңелле үтте. Һәр класс үзенчәлекле итеп бәөрәм тамашалары әзерләгән, Кыш бабай белән Кар кызы өчен генә дип матур җыр - шигырьләр өйрәнгән. Олимпиадада урын алган укучылар, яңа елга зур хәзерлек белән килгән класслар аеруча шатландылар, чөнки Кыш бабай аларга премия өләште. Куян елы һәркемгә шундый изге гамәлләр генә кылырга насыйп итсен иде дигән теләктә калдык.
-
Гомеремне багышладым изге эшләргә. 27.12.2010

Субаш урта гомуми белем мәктәбе Укытучы елын зур тамаша белән йомгаклады. Әти-әни - укытучы - укучы белән берлектә "Гомеремне багышладым изге эшләргә" дип исемләнгән концерттан һәркем үзенә рухи азык алды. Моңарчы күренмәгән талантлар ачылды, дуэтлар барлыкка килде. Өлкән укытучылар чын артистлардан бер дә калышмыйча К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектаклен сәхнәләштерделәр. Тамаша тәмамланганнан соң, авыл советы җирлеге башлыгы Ш.Ф.Гафурҗанов, мәдәният йорты директоры Г.Н.Дмитриев, тамашачы Газизова Рәйфә апалар бик матур фикерләрен җиткерделәр.
-
Тукай призына кул көрәше 17.12.2010

Балтач муниципаль районы Субаш урта гомуми белем мәктәбендә укучылар арасында Тукай призына кул көрәше булып узды. Укучылар әлеге ярышка бик теләп килделәр, зур уңышларга ирештеләр. Хөкемдарлар да бик гадел булдылар. Көне буена сузылган әлеге ярыш тәмле коймак, кайнар чәй, дәртле музыка белән бергә үрелеп барды. Җиңүчеләр ООО Тукай әзерләгән приз һәм мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
Степанова Эльзаның беренче уңышы
10.12.2010
Балтач муниципаль районы Субаш урта гомумбелем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Степанова Эльза ( укытучысы Заһидуллина Гөлфия Фәхри кызы)биология фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында җиңүче булды. Укучыбызның андый зур ярышларда беренче тапкыр гына катнашуы иде. Шулай да аңа уңыш елмайды, үзен үз яшьтәшләре арасында көчлеләрдән икәнен исбатлады. Алга таба да зур үрләр яуларга язсын сиңа, Эльза !
-
Ранил янә җиңүче 10.12.2010

Балтач районы Субаш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хакимҗанов Ранил ( укытучысы Закиров Фәрит Мәсхүт улы) ТИН фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында җиңүче булды. Ранилгә уңыш янәдән елмайды. Алда да Ранилдән җиңүләр көтеп калабыз.
-
Афәрин, Ранил! 06.12.2010

Субаш урта гомумбелем мәктәбеннән технология фәне буенча олимпиадада Хакимҗанов Ранил (укытучысы Фаязов Ленар Әхмәт улы) 9 нчы сыйныф укучылары арасында 1 урынны яулады. Республикада да аның сынатмавын теләп калабыз, уңышлар телибез.
-
28 ноябрь - Әниләр көне 29.11.2010

28 ноябрь - Әниләр көне. Субаш урта мәктәбендә әлеге бәйрәм зурлап билгеләп үтелде. Укучылар, укытучылар, әти - әниләр кичәгә ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. Һәр әни әлеге бәйрәмнән үзләренен иң кадерле, иң газиз, иң күркәм зат икәнлекләренә тагын бер кат инанып утырдылар. Бәйрәм барышында кадерле әниләребез үзләрен тапкыр, җитез, кешелекле, ңор телле булуларын күрсәтеп, үз балаларына үрнәк булдылар. Һәркем сабый чагына әйләнеп кайтты, күпмегәдер















