Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 211 212 213 ( 214 ) 215 216 217 218 219 220 >>
-
Дару үләннәре файдалы. 05.06.2013

Лагерьга йөрүче балалар каенлыкка экскурсиягә бардылар. Анда агачлар, дару үләннәре белән таныштылар, рәхәтләнеп уйнадылар, ял иттеләр.
-
Туристик слет. 31.05.2013

28-30 нчы май көннәрендә районда туристик слет булып узды. Районыбызның барлык командалары да бу ярышта үз көчләрен төрле конкурсларда һәм туристик полосада сынадылар. Укучылар 3 көн буе табигать шартларында компьютер һәм телевизордан аерылып саф һавада күңелле ял иттеләр. Безнең мәктәп командасы төрле ярышларда бик уңышлы чыгыш ясап гомуми нәтиҗәдә II һәм III урыннарны алып кайттылар. Аларга алдагы ярышларда тагын да биегрәк үрләрне яулауларын теләп калабыз.
-
Лагерьда "Балыкчылар көне" 30.05.2013

30 нчы май “Балыкчылар көне” иде. Балалар су буенда ярышып балык тоттылар. Беренче балыкны “Тамчыкай” командасы, ә иң күп балыкны “Гөлләрем” командасы тотты. Шулай итеп, дуслык җиңде.
-
Лагерь 2013 27.05.2013

27 май көнне лагерь башланып китте. Балалар отрядларга бүленделәр. Исем, девиз сайладылар. Беренче көн бик эшлекле һәм күңелле үтте. Калган көннәре дә шулай үтәр дип ышанып калабыз.
-
“Нобелевские надежды КНИТУ-2013” 17.05.2013

“Нобелевские надежды КНИТУ-2013” республикакүләм укучыларның эзләнү эшләре бәйгесендә математика фәне буенча эшен яклап Гарифуллин Рүзәл (укытучылары Гарифуллин Р.Г., Гарифуллина Р.Р.) лауреат булды. Аңа киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
Варислар берлеге 17.05.2013

8 нче сыйныф укучылары 4 сыйныф эзтабарларын Татарстан Варислар Берлегенә кабул иттеләр. Сбор барышында пионерия тарихы, мәктәпнен пионер оешмасы, варислар турында сөйләнде, презентация күрсәтелде. Кичә варисларны котлау, бүләк бирү белән тәмамланды.
-
Школа безопасности 2013 17.05.2013

Субаш урта мәктәбе укучылары командасы (җитәкчеләре Хөснетдинов Азат Альберт улы) Биектау шәһәрендә уздырылган “Школа безопасности 2013” ярышларында катнашып түбәндәге урыннарга лаек булдылар:
“Тикшерү – коткару эше”дистанциясендә IV-урын,
“Каршылык полосасы” дистанциясендә II-урын,
"Гомуми физик әзерлек" ярышларында II-урын,
Янгын сүндерүчеләр поласасында II-урын,
“Команданы тәкъдим итү” конкурсында I-урын,
“Пешекчеләр” конкурсында IV-урын.
Гомуми нәтиҗә дә III-урын.
Алдагы ярышларда укучыларга зур уңышлар телибез.
http://mchs.tatarstan.ru/rus/foto.htm/photoreport/565553.htm
-
“Коды и шифры” 15.05.2013

“Коды и шифры” конкурсында 3нче сыйныф укучысы Гафурҗанова Энҗе 2нче дәрәҗә дипломга ия булды.
-
“Йолдызлар яңгыры” 08.05.2013

2012-1013нче уку елындагы эшчәнлеккә йомгак ясап, укуда һәм чараларда алдынгыларны билгеләдек. “Йолдызлар яңгыры” дип исемләнгән иҗат концертында укучыларның чыгышын тамашачылар җылы кабул итте.
-
Тәҗрибә участогында... 04.05.2013

Мәктәпнең тәҗрибә участогында кызу эш башланды. Укучыларыбыз җиләк- җимеш бакчасын чүпләрдән арындырды, агач кәүсәләрен известь белән эшкәрттеләр.















