Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | Sub.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 37 обучающихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 12 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Сыннар - Яңа елның күрке. 20.12.2012

Мәктәбебез укучылары Яңа елга әзерләнәләр. Мәктәп ишек алдына матур-матур сыннар ясап куйдылар. Бу эштә укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм әти-әниләр дә катнашты. Яңа еллар котлы булсын!
-
Нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектерелә? 20.12.2012

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде.
- 23°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен;
- 25°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен;
- 27°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен;
- 30°С тан түбән булганда – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен;
- 32°С тан түбән булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен дәресләр кичектереләчәк.
Шулай ук, ачык һавада физкультура дәресләре үткәрү өчен температура режимы билгеләнгән.
12 яшькәчә балалар өчен температура 9°С салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5 м/с тизлектә җил, 6°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3°С ка кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин.
12-13 яшьлек балалар өчен җилсез 12°С салкын көндә, 5 м/с тизлектә җил, температура 8°С тан түбән булмаганда; 6-10 м/с тизлектә җил, температура 5°С тан түбән булмаганда.
14-15 яшьлек укучылар өчен 15°С ка кадәр салкын һәм җил булмаганда, 5 м/с тизлектә җил һәм 12°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил, 8°С ка кадәр салкын булганда.
16-17 яшьлек өлкән сыйныф укучылары өчен – 16°С ка кадәр салкын көндә урамда спорт белән шөгыльләнү мөмкин, 5 м/с тизлектә җил һәм 15°С ка кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 10°С ка кадәр салкын булганда.
Әгәр җилнең тизлеге 10 м/с артып китсә, физкультура дәресләрен ачык һавада үткәрү рөхсәт ителми.
-
Хабибуллина Алинә янә җиңүче! 17.12.2012

Рус теле һәм рус әдәбияты фәннәре буенча район олимпиадасында 11 сыйныф укучысы Хабибуллина Алинә җиңүче булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз, Республика этабында үтәчәк олимпиадада уңышлар телибез. Укытучысы Хабибуллина Венера Анировнага да котлауларыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Сәламәтлек аланында 14.12.2012

14 нче декабрь көнне мәктәптә 3-4нче сыйныф укучылары “Сәламәтлек аланында” исемле әкият-тамаша күрсәттеләр.Сәламәтлеккә багышланган әкият-тамашаны балалар бик кызыксынып карадылар.
-
Иртәнге гимнастика 13.12.2012

Һәр көн иртән мәктәптә иртәнге гимнастика үткәрелә. Бу чарага башлангыч сыйныф укучылары бик теләп катнашалар.
-
Ачык ишекләр көне. 11.12.2012

5нче сыйныфта «Ачык ишекләр” көне узды. Әти-әниләр инглиз теле һәм табигать белеме дәресләре карадылар. Дәресләр аларга бик ошады.
-
Хәкимҗанов Р.К. җиңүче исеменә лаек булды. 07.12.2012

11нче сыйныф укучысы Хәкимҗанов Ранил технология фәне буенча Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүче исеменә лаек булды.
-
Солдат белән очрашу. 05.12.2012

5нче декабрь көнне 1 нче сыйныф укучылары Армия сафларыннан кайткан Газизов Фәнил белән очраштылар. Ул балаларга Армия тормышы турында сөйләде, яхшы укырга, физик яктан чыныгып үсәргә кирәклеге турында сөйләде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
4 декабря "День информатики в России" 04.12.2012

Информатика в Россию
Прибыла недавно,
Зато чувствует себя
В нашей жизни славно!
Те, кто ею увлечен,
Кто в нее влюбляется,
Информатиками те
В общем, называются!
Мы желаем, чтобы цифры
Вам не надоели,
Пусть поможет поздравок
Подобраться к цели! -
Беренчеләребез. 30.11.2012

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәннән соң 3 ай үтеп тә китте. Кыска вакыт эчендә үзләренең бөтен тырышлыкларын эшкә җигеп белем баскычларын яулыйлар. Шул ук вакытта “Әниләр көненнә” бик матур биюләр, җырлар өйрәнделәр.















