МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре. 27.09.2012
Бүген педагог-оештыручы Наис Фәнисович юл йөрү кагыйдәләре буенча дәрес үткәрде. Башлангыч класс укучылары өчен мультфильм булса, зур класс укучылары эчтәлекле презентация карап уздылар.
-
Класс почмаклары яңара. 24.09.2012
Бәрәңгедән кергәч, укучылар бар көчләрен укуга багышладылар. Шул исәптән класс почмакларын да яңарттылар. 8нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Инсаф Исрафилевич белән башкаларга үрнәк күрсәттеләр инде.
-
Ярминкәләр гөрли! 23.09.2012
23 нче сентябр көнне районнан 8 мәктәп башкалабызга ярминкә белән барды. Шулар арасында Шубан мәктәбе дә катнашып уңышлы гына сәүдә итеп кайтты.
-
Милләтләр кроссы. 22.09.2012
Бүген мәктәбебездә милләтләр кроссы булып узды. Спортның сәламәтлек өчен мөһим роль уйнаганын истә тотып, барлык класслар да стадион тирәли йөгерергә чыктылар. (Тулырак рәсемнәр фотогалерея өлешендә)
-
Мәктәп ярминкәгә әзерләнә! 20.09.2012
Бүген мәктәп ярминкәгә әзерләнә! Казанлыларны бәрәңге, кишер, чөгендер кебек яшелчәләрдән тыш гөлҗимеш, кара миләш, йомырка, гөмбә ише ризыклар белән дә сөендерергә уйлыйбыз! (рәсемдә: 5нче класс укучылары гөлҗимеш җыя)
-
5 ләр булдыралар! 18.09.2012
Югары класслар бәрәңге басуында кайнасалар, бишенчеләр мәктәп яны участогында мәш киләләр.
-
Дәресләрдән соң... 13.09.2012
Дәресләрдән соң укытучыларыбыз журнал тутыралар, иртәгесе көнгә план коралар.
-
Укытучылар игътибарына. 11.09.2012
Хөрмәтле укытучылар! 15нче сентябрьгә кадәр билгеләрне куярга була!
-
Белем бәйрәме! 01.09.2012
Мәктәбебездә зур тантана, белем бәйрәме! Бүген беренче дәрес -- тәрбия сәгате универсиада 2013 турында булды.
-
Китапханәчеләр семенары. 15.08.2012
Бүген мәктәбебездә китапханәчеләр семенары булып узды.