МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 38 обучающихся/Бездә 38 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Солдатлар белән очрашу 10.02.2015
Бу атнада хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән Шайхетдинов Дамир абый , армия хезмәтеннән кайтучы егетләребез Бариев Динар һәм Галимуллин Салават мәктәбебезнең хөрмәтле кунаклары булдылар.
-
Чаңгы ярышы-2015 07.02.2015
Бүген Шубанда чираттагы “Россия чаңгы юллары-2015” спорт ярышлары узды .Сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән мондый төр массакүләм спорт ярышларын үткәрү һәр буын тарафыннан хуплап каршы алына. Көннең салкынча, җиләс булуына карамастан, бирегә бердәм булып килгән укучылар, укытучылар, әти-әниләр моны ачык чагылдыра. Һәркемгә уңышлар елмайсын һәм бүгенге көн чын мәгънәсендә рухи канәгатьлек алып килсен.
-
Проект эше 06.02.2015
2 нче класс укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган проект эшен якладылар.
-
Гаилә бәйрәме 29.01.2015
Гаилә-бер нәселдән булган кешеләрнең кечкенә бер дәүләте ул. Һәр гаиләнең үз тәртибе, үз кагыйдәләре, үз бәйрәмнәре була һәм алар үзләре теләгәнчә үткәрелә.
Балалар өчен гаилә җылысы бик мөһим. Ә ул җылыны булдыручы кеше-әти белән әни. Кояшның җылысы көчлерәк булган саен, ул җирне ныграк җылыта, ана җылыса никадәр көчле булса, гаилә җылысы да шулай көчле, нык була.
-
Балтач районы мөхтәсибәте призына уздырылган туплы хоккей 26.01.2015
Шубан төп мәктәбе укучылары Балтач районы мөхтәсибәте призына уздырылган туплы хоккей ярышларында I урынны яулап диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр.
-
Сынап карау имтиханнары 21.01.2015
Һәр ике атна саен 9нчы сыйныф укучылары мәҗбүри фәннәрдән сынап карау имтиханнары тапшыралар. Уңышлар сезгә, егетләр һәм кызлар!
-
ГТО нормаларының кышкы сессиясе 15.01.2015
ГТО номаларының кышкы сессиясен башладык. Укучыларыбыз чаңгы юлларында бик теләп шуалар.
-
Укулар башланды. 12.01.2015
Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге- III чирек башланды. Укырга, укырга һәм укырга!
-
Башлангычлар чана шуа. 06.01.2015
Көннең матурлыгыннан файдаланып, башлангычлар чана шуа.
-
Шугалакка каникул юк! 03.01.2015
Укучылар каникулда булуга карамастан, мәктәпкә юл онытылмый. Чөнки ялларның һәр көне өчен берәр чара каралган. Бүген хоккей көне.