МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Куркынычсызлык дәресе 03.09.2015
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында пожар турында тәрбия сәгатьләре уздырылды.
-
1 сентябрь - белем бэйрэме 01.09.2015
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез
-
Чисталык атнасы 30.06.2015 29 июньнән 3 июльгә кадәр районкүләм чисталык атналыгы бара. Безнең мәктәп әлеге чарада бик актив катнаша.
-
22 июнь хәтер һәм кайгы көне 22.06.20151941 елның 22 июнендә немец армиясе СССР территориясенә басып керде һәм Бөек Ватан сугышы башланды. Анда дистәләрчә миллион совет гражданы һәлак булды.Ул вакытта, моннан 74 ел элек, тыныч тормышта яшәүче кешеләргә үз җирләрендә яшәү хокукын яклау өчен кулларына корал алырга туры килә. Сугыш чоры ул – кайгы һәм дан еллары. Шөкер, безнең халык ул еллардагы сынауларны лаеклы үтте. Җиңү - берни алыштыра алмаслык югалтулар, күп язмышлар бәясе белән яулап алынды.Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз. Бүген Шубан авыл советы җирлеге башлыгы Музипов Раиф Равис улы һәйкәл каршында лагерьда йөрүче балаларга хәтер һәм кайгы көне турында чыгыш ясады. Янәшәдә булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез. Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту – безнең бурыч һәм җаваплылык.Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбыз истәлегенә лаеклы булырга тиешбез.Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан!
-
"Зөбәйдә" чишмәсенә сәяхәт 19.06.2015
Бүген Арча районының Хәсәншәех авылында урнашкан "Зөбәйдә" чишмәсенә сәяхәт кылдык. Чишмәне тәртипкә китерүдә, аңа чын мәгънәсендә яңа сулыш өрүдә шушы авылда туып үскән, "Татарстан сөте" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Вәгыйз Минһаҗев зур тырышлык куйган. Халык арасында әлеге чишмә янында изге дип саналган Зөбәйдә атлы хатын күмелүе турында риваятьләр йөри. Шуның хөрмәтенә чишмәгә дә "Зөбәйдә" дигән исем кушканнар. Биредә дөнья мәшәкатьләреннән арынып, рәхәтләнеп ял итү өчен бөтен уңайлы шартлар да тудырылган.
-
Кара күлгә экскурсия 16.06.2015
Балтач районының горурлыгы булган Кара күлгә экскурсия оештырылды.
-
Теплицага экскурсия. 14.06.2015
Хасаншаих авылынада урнашкан теплицалар берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Биредә тормыш та кырмыска оясын хәтерләтә. Иртән килү белән һәркем үз эшенә керешә. Кемдер кыяр җыя, кайсыберләре үсентеләр күчерү белән мәшгуль. Температураны, дымлылыкны карап тору да хезмәт вазыйфасына керә. Хезмәткәрләрнең кулларына күз иярми, барысын да белеп, яратып эшлиләр. Биредәге матурлыкка да сокланмый мөмкин түгел. Кыярлар сап-сары чәчәктә утыра, алар янәшәсендә бал кортлары уйнаклап оча. Инде өлгергән кыярлар авыз суларын китереп, мине өз дә, авыз ит дигәндәй күзгә ташлана.
-
12 ИЮНЬ – РОССИЯ КӨНЕ! 12.06.2015
12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз.
Авылыбызның китапханәчесе Гатауллина Миләүшә Россия көненә багышланган презентация күрсәтте һәм балаларга төрле уеннар уйнатты.
-
Аэродромга сәяхәт 11.06.2015
Балалар лагерь чорында тәрбиячеләр белән берлектә Сосна аэродромында сәяхәттә булдылар. Самолетка утырып карагач, очучы булу теләге уянды.
-
Шубан авыл җирлеге җитәкчесе белән очрашу 09.06.2015
Шубан авыл җирлеге җитәкчесе Музипов Раиф Равис улы эш урыны һәм авыл советы эшчәнлеге белән таныштырды.