МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Ата-аналар җыелышы 17.12.2021
Участок полициясе Вильдан Рамилевич, ПДН хезмәткәре Ләйлә Фаргатовна, авыл советы рәисе Раиф Рависович катнашында ата-аналар җыелышы уздырылды.
-
Кошларга ярдәм итик 16.12.2021
Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Укучылар әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчләреннән килгәнчә ярдәм иттеләр - алар өчен җимлекләр ясадылар.
-
Исемең билгесез - батылыгын үлемсез 03.12.2021
Салават Галиахметович исемсез солдат турында сөйләде. Укучылар Шубан авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына киткән кешеләрне бер минулык тынлык белән искә алдылар.
-
Без төрле, ләкин без бергә. 01.12.2021
1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында традицион рәвештә Инвалидлар декадасы уза. Бу көннәрдә мәктәбебездә шул теманы яктырткан төрле чаралар үткәрелә.
-
Көзге фантазия 08.10.2021
Бүген мәктәптә "Көзге эшләнмәләр" буенча кургәзмә оештырылды. Кургәзмәдә барлык сыйныфлар да катнаша.Күргәзмә атна буе дәвам итәчәк.
-
Олылар көне белән! 01.10.2021
Кадерле олыларыбыз!
Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
1 сентябрь – Белем бәйрәме белән! 01.09.2021
Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
-
Җәйге каникуллар да килеп җитте! 01.06.2021
Ур-ра! Ниһаять, зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте. Күпме рәхәтләнеп ял итәсе, елгада су коенасы, җәйге кояшта “кара чутыр” булганчы кызынасы, кулга кәгазь - каләм алмыйча, мәктәп турында уйламыйча яшисе бар...
Әйе, би-и-ик рәхәт булачак. Иртән: “ Мәктәбеңә соңга каласың!“ дип, йокыдан да уятмаслар, “Бүген ничәлеләр алдың?” дип теңкәгә дә тимәсләр. Әй, рәхәт тә инде син, җәй!
-
Соңгы кыңгырау 22.05.2021
Эх, мәктәп еллары... Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Моның шулай икәнен бары тик мәктәпне тәмамлар чак җиткәч, туган яктан аерылып , белем алган мәктәбеңнән читтә булганда гына аңлыйсың икән. Тиздән , бик тиздән кыңгыраулы мәктәп еллары үзенең ыгы-зыгысы, күңелле мизгелләре, борчу-мәшәкәтьләре белән артта калыр. Мәктәп еллары :кызыклы дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәтләр, походлары белән искә төшә. Мәктәп еллары һәр кеше тормышында зур урын алып тора, чөнки ул еллар –балачак еллары. Ә балачакны әле беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк.
-
“Халык зур ул, моңлы ул...” 25.03.2021
Бүген Балтач муниципаль районы Кенә төп гомуми белем мәктәбе коллективы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Таттелеком гавәми акционерлык җәмгыяте ярдәме белән килешеп, Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районы мәгариф һәм мәдәният бүлеге белән берлектә “Халык зур ул, моңлы ул...” зонаара конкурс-фестивален уздырды.
Безнең укучыларыбыз халык уен кораллары ансамбле белән чыгыш ясап, беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Сегодня в МБОУ "Книнская ООШ" прошел республиканский форум "“Халык зур ул, моңлы ул...” при поддержке Всемирного конгресса татар и публичного акционерного общества “Таттелеком "совместно с отделом образования и культуры Балтасинского муниципального района Республики Татарстан.
Наши учащиеся выступили с ансамблем народных инструментов стали победителями и обладателями памятных наград.