МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 38 обучающихся/Бездә 38 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Мәктәбебез кунаклары - психологлар 30.09.2022
Бүген мәктәбебездә психологлар белән очрашу үтте. Бу очрашу 2-5 нче сыйныф укучыларына файдалы мәгълүмат бирде.
-
ФОРПОСТ 21.09.2022
Безнең җәмгыятьтә балалар җинаяте, хокук бозулар булганда, моңа каршы көрәшүнең яңа формалары кулланылырга тиеш. Шуларның берсе - җәмәгать тәртибен саклау буенча яшүсмер - яшьләр формированиесе үзәге "Форпост" төзү. Безнең мәктәптә дә ФОРПОСТ отряды эшләп килә, һәм алар һәрдаим ФОРПОСТ отрядлары башлыгы Гилемзянов Фердинанд Шарифуллович белән очрашып, фикерләр алмашып торалар.
-
Миләш җыяр чак җитте! 15.09.2022
Миләш өлгереп килә. Миләш җиләкләре бик ачы булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. Миләш каротиннарга һәм антициан кушылмаларга, А һәм С витаминнарына, пектинга бай.
Укучыларыбыз миләш җыюга зур өлеш керттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 14.09.2022
Бүген гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Анда гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары, җылы ашау, меню, мәктәпнең эчке кагыйдәсе турында сойләшенде. Җыелышта Балтач районының ПДН ОМВД старший инспекторы Ләйсән Маратовнаның да чыгышы булды.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. 06.09.2022
Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Районыбызның юл йору куркынычсызлыгы буенча башлыгы Лилия Мухаммедгалиевна укучыларга "юл әлифбасын" өйрәтте.
-
Закон бозулар буенча профилактик әңгәмә 06.09.2022
Кешенең үз-үзен тотышыннан, гадәтләреннән ни дәрәҗәдә әдәпле булуын белеп була. Яхшы гадәтләрне үзеңдә кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Моның өчен син кайда гына булсаң да, урамдамы, мәктәптәме, дәрестәме, тәнәфестәме-әдәплелек кагыйдәләрен онытмаска тиеш. Ләйлә Фаргатовна укучылар арасында булган закон бозу очракларын һәм аның аянычлы нәтиҗәләрен сөйләде. Профилактик әңгәмә оештырды.
-
Эвакуация 03.09.2022
Пожар куркынычсызлыгы, терроризмның төрләре буенча эвакуация уздырылды. ОБЖ укытучысы Ленар Мөбәрәкҗанович укучылырга, укытучыларга, техник хезмәткәрләргә куркынычсызлык чараларын аңлатты.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме белән! 01.09.2022
Бүген бездә зур бәйрәм. Белем бәйрәме – беренче кыңгырау бәйрәме. Кадерле укучылар, зур ихтирамга лаек булган укытучылар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, тән сихәтлеге, эшегездә, укуыгызда, шәхси тормышыгызда зур уңышлар теләп калабыз.
-
Дуслык учагы-2022 28.05.2022
Бүген, 28 май көнне Балтачыбызда "Дуслык учагы" уза. Күрше-тирә районнарда яшәүче төрле милләт балалары белән берлектә уздырылучы әлеге чара быел 55нче мәртәбә үтә. Әлеге слет-фестивальдә безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Шарафутдинова Алинә катнашты.
-
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! 26.05.2022