МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422265, д. Верхний Шубан, ул. Центральная, д. 6 Балтасинский район Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-682-81-06 |
E-Mail: | shuban06@mail.ru, Ssbn.Blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шубанская ООШ" |
Руководитель: | Рахимзянов Ханнан Гафурзянович |
Год основания учреждения: | 2006 |
У нас учатся: | 41 обучающихся/Бездә 41 укучы |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә 13 укытучы |
МБОУ «Шубанская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет төп гомуми белем учреждениесе "Шубан төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Милләтләр кроссы - 2023 16.09.2023
Бүген укучыларыбыз «Милләтләр кроссы - 2023» Бөтенрәсәй акциясендә катнашты. «Милләт кроссы» бөтенрәсәй йөгерү көне – катнашучылар саны буенча да, географик яктан да Россия территориясендә иң массакүләм һәм масштаблы спорт чарасы. Ул 2004нче елдан башлап ел саен, сентябрьдә үткәрелә, гадәттә шимбә яки якшәмбе көнне.
Бу массакүләм йөгерешне оештыручылар-РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, ФГУ «Спорт чаралары идарәсе», Бөтенрәсәй җиңел атлетика федерациясе, шулай ук РФ субъектларының физик культура һәм спорт өлкәсендәге башкарма хакимият органнары. -
Без тынычлык яклы 15.09.2023
Сентябрьнең икенче атнасы бөтен Җир шарында Халыкара тынычлык атнасы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар өчен "Без тынычлык яклы" дип исемләнгән танып-белү сәгате узды, рәсем конкурсы үткәрелде. Тынычлыкны саклау, дуслык хисе тәрбияләү, бер-береңә хөрмәт, ярдәм күрсәтү, конфликтсыз яши белү кебек сорауларга җавап табу максатыннан үтте бу чаралар.Тынычлык ул - сабыйлар елмаюы, ак каеннар шавы, кошлар сайравы, кешеләрнең бер-берсенә изге теләкләр теләве, хезмәттән ямь һәм тәм табып сөенүе. Безнең өчен тынычлык - иң кадерле, иң изге, иң газиз сүз.
-
Ә сез миләш җыйдыгызмы әле? 14.09.2023
Мәктәбебез укучылары ел саен үткәрелә торган "Миләш акция"сенә теләп катнаша. Иң беренче укучыларга, оператив эшләүләре өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук ярдәм иткән әти-әниләргә дә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Безне һәрчак аңлап, ярдәм кулы сузганнарына без бик шат!
-
Ата-аналар җыелышы 08.09.2023
Шубан төп мәктәбендә мәктәп һәм ата-аналар арасында даими хезмәттәшлек алып барыла. Яңа уку елы башында чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Әти- әниләрне ОГЭ үткәрү тәртибе, 2023/2024 нчы уку елына куелган максат һәм бурычлар белән таныштырдылар. Җыелышта балаларны кайнар аш белән тәэмин итү, укучыларның иминлеген саклау мәсьәләләре дә каралды. Мәктәптә эшләп килүче ата-аналар комитеты эшчәнлегенә анализ ясалды, комитет членнары расланды.
-
Белем көне белән!
01.09.2023
1 сентябрь - бәйрәме белән! Белем көне – искиткеч, гаҗәп бәйрәм, ул сине рухландырсын. Тормышыңда бик күп шатлыклы вакыйгалар булсын, бөтен изге теләкләрең чынга ашсын! Яңа уку елның бик кызыклы булуына өметләнәм. Ул төрле вакыйгалар, яңа җиңүләр алып килсен!
-
Казанга экскурсия 25.05.2023
7-9 нчы сыйныф укучылары Казанга экскурсиягә бардылар.
-
2022-2023нче уку елын озаттык. 25.05.2023
Үзенең куанычлары, мәшәкатьләре белән 2022-2023 нче уку елы артт калды.
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2023
Районыбызның барлык мәктәпләрендә бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
-
Җәйге куркынычсызлык 10.05.2023
Муниципаль хезмәткәр Ләйлә Фаргатовна җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен анлатты.
-
Проект яклау 26.04.2023
Башлангыч сыйныф укучылары проектларын якладылар.