Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 60 учащихся,15 воспитанников/60 укучы, 15 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 учителей, 4 воспитателя/22 укытучы 4 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Хоккей ярышлары
04.03.2013
1.03. 2013 Хоккей ярышлары
Р.И.Хөсәенов призына уздырылган хоккей ярышларында 1999-2000 елгы егетләр командасы 3 урын алды. Вафин Рәмзил “Иң яхшы уенчы” исеменә лаек булды. Молодцы, егетләр!
-
Ә.Кәлимуллинга багышланган конференциядә
01.03.2013
27.02.2013. Ә.Кәлимуллинга багышланган конференциядә
11 сыйныф укучысы Ибраһимова Динәрә һәм 10 сыйныф укучысы Рәхимҗанова Сөмбелә Сабада үткән Ә.Кәлимуллинга багышланган конференциядә катнаштылар. Динәрә бу конференциядә III урынга лаек булып диплом белән, Сөмбелә уңышлы чыгыш ясап, җиңүче грамотасы белән бүләкләнде.
-
“Әтиләр конференциясе” 28.02.2013

27.02.2013. “Әтиләр конференциясе”
Мәктәптә район хокук саклау органы вәкилләре катнашында “Әтиләр конференциясе” үтте. Конференция эшлекле һәм файдалы булды.
-
“Әти-әни һәм мин - спорт гаиләсе”
22.02.2013
21.02.2013 “Әти-әни һәм мин - спорт гаиләсе”
5сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашында “Әти-әни һәм мин - спорт гаиләсе” бәйрәме узды.
-
“Замечательный вожатый»
22.02.2013
21.02.2013 “Замечательный вожатый»
Мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Зиятдинова Гөлүзә районкүләм “Замечательный вожатый» конкурсында иң уңышлы чыгыш ясаучыларның берсе булды. «Самый эрудированный отрядный вожатый» исемен алды.
-
“Аҗаган”
22.02.2013
22.02.2013.
Аҗаган
Мәктәптә “Аҗаган” уены үткәрелде.. Командалар төрле этапларда ярышып, көч сынаштылар. Уенда барлык балалар да актив катнашты һәм “Аҗаган” күңелле үтте.
-
“Ел укытучысы – 2013”
21.02.2013
20.02.2013
“Ел укытучысы – 2013”
Химия һәм биология укытучысы Рамазанова Г.Г. конкурсның II турында катнашты. Ул районның яшь укытучыларына методик семинар һәм класс сәгате үткәрде.
-
милли көрәш
19.02.2013
16.02.2013.
Милли-көрәш ярышында.
1995-97 нче елгы укучылар арасында ООО “Юлдаш” призына үткәрелгән милли көрәш ярышында 10 сыйныф укучысы Рамазанов Дилүс 65 кг-лылар арасында I урын яулады.
-
“Алтын алка”
19.02.2013
16.02.2013
“Алтын алка” призы
2002-2003 нче елгы укучылар командасы арасында “Алтын алка” республика ярышында III урынны алган команда уенчысы, 5 нче сыйныф укучысы – Корбангалиев Фазыл диплом һәм медаль белән бүләкләнде.
-
“Иң яхшы сакчы”
18.02.2013
16.02.2012
Хоккей ярышы.
1998-1999 нчы елгы укучылар арасында ООО ММК «Вамин» призына үткәрелгән хоккей ярышында 8 сыйныф укучысы Вафин Рәмзил “Иң яхшы сакчы” исеменә лаек булып, грамота һәм кубок белән бүләкләнде.














