Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
Укучылар үзидарәсе эшчәнлеге.
17.11.2011
«Дуслык» балалар оешмасында 6 клуб эшли. Буген әлеге клубларның утырышлары үткәрелде. Көн тәртибендә «Балачак мизгелләре» фестиваленә хәзерлек мәсьәләсе каралды.
Утырыш тәмамланганнан соң һәр сыйныф әби – бабайлар янына шефлыкка бардылар.
-
«Соңгы хат» 15.11.2011

Мәктәптә 3 нче сыйныф укучылары тарафыннан Нәкыйп Каштановның «Соңгы хат» әсәре буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде. Озайтылган көн тәрбиячесе Габделхакова Һиндия һәм китапханәче Хөрмәтуллина Рамилә җитәкчелегендә әзерләнгән бу чара укучыларда матур әдәбият әсәрләренә, китап укуга кызыксыну уятты. «Соңгы хат» әсәре буенча ясалган рәсемнәргә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.
Соңыннан китапханәче яңа кайткан китаплар белән таныштырды.
-
Корбан ашы 11.11.2011

Бүген мәктәптә корбан ашы үтте. Икенче сыйныф укучысы Хөрмәтуллина Алсуның әтисе Фердинанд мәктәпкә корбан ите бирде, ә ветераннар советы әгъзасы Гадения апа Зарипова укучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Без бу игелекле гамәле өчен Фердинанд абыйга бик рәхмәтле, гаиләсенә иминлек телибез.
-
Каникулга нәтиҗә
10.11.2011
Мәктәп каникул чорында гөрләп торды. Күп укучылар түгәрәкләргә шөгыльләнергә килсә, югары сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнү өчен укытучылары янына ашыкты. Ә иӊ сәләтлеләр олимпиадаларныӊ муниципаль турына әзерләнде.
Каникул чорында ирешкән уӊышларыбызга күз салыйк әле:
-
Семинар - практикум 10.11.2011

Бүген мәктәп базасында Мәгариф һәм Фән Министрлыгы Казан шәһәренеӊ мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган семинар-практикум узды.
Сәгъдиева Илсия Тәлгатовна, Мияссарова Илсөяр Хәбибулловна, Сафиуллина Гөлсинә Мидхатовна, Мөхәммәтҗанова Әминә Габделбәровна, Гарифуллина Миләүшә Ярулловна белән аралашып, районныӊ башлангыч сыйныф укытучылары яӊа буын стандартларына нигезләп төзелгән дәреслекләр белән эшләүгә карата күп сорауларга җавап таптылар.
Мәктәп директоры Закирова Люция Харисовнага, информацион – методик үзәк методисты Гарипова Эльмира Рафиковнага семинар эшен оештыруга рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Шахмат ярышы. 07.11.2011

Бүген район күләмендә шахмат ярышы үткәрелде.
11 нче сыйныф укучысы Иванова Ландышны II урын, ә 10 нчы сыйныф укучысы Габделхаков Тимурны III урын яулавы белән котлыйбыз. Иванова Лена һәм Ахметзянов Ренат та үз мөмкинлекләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтеп, командага очко туплауда уӊай нәтиҗәләр күрсәттеләр. Команда III урынга лаек булды.
-
Көзге каникул
04.11.2011
4 – 10 нчы ноябрь – көзге каникуллар. Мәктәбебездә көзге каникул уздыру планын тәкъдим итәбез.
-
Ачык тәрбия сәгатьләре 01.11.2011

Шушы көннәрдә класс җитәкчеләре тарафыннан ачык тәрбия сәгатьләре үткәрелә.
-
Казан медицина көллияте 31.10.2011

12 ноябрь 10.00 сәгатьтә Казан медицина көллиятендә АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ уздырыла.
Адресы: Казан Мавлютов урамы 34 нче йорт.
Телефоны: 8(843) 2293311
Сайты: www.kbmk.ru
-
"Яшь рэссамчы" конкурсы 29.10.2011

Бу атнада мәктәп күләмендә «Мультфильмнан бер өзек» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Укучылар, конкурста төрле – төрле кызыклы рәсемнәр ясап, бик теләп катнаштылар. Бүген рәсемнәргә нәтиҗә ясалды.












