Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 291 ( 292 ) 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
«Аулак өй» 10.03.2012

Бүген 2 нче класс укучылары «Аулак өй» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр. Кичәгә барлык укучыларныӊ әниләре һәм әбиләре килде. Алар үзләренеӊ яшь вакытларын искә төшереп, рәхәтләнеп ял иттеләр, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Язның иң тәүге бәйрәме-8 Март белән! 07.03.2012

Яз үзенең серлелеге, табигатькә яңа сулыш өрүе белән куңелне били. Язның иң тәүге бәйрәме-8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне. Бу дөньяның бөтен матурлыгын, яшәү мәгънәсен хатын-кыз үзендә туплый алган һәм шул нурлы, сөйкемле карашы, җан җылысы белән ул җиһанны ямьгә күмә.
Сезне ихлас күңелдән онытылмас мизгелләргә бай булган яз бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә корычтай нык тазалык, кояштай озын гомер, мул тыныч тормыш, кайгы-хәсрәт күрмичә яшәвегезне, гаилә бәхете теләп калабыз. Мәңге шулай яз кояшыдай балкып, көләч булып яшәгез. Гүзәл туташларга яз сулышы саф сөюләр алып килсен! Дөньялар имин булсын, татулыкта, тигезлектә яшәргә язсын!
-
«Озын толым – 2012» 06.03.2012

Бүген мәктәп күләмендә «Озын толым – 2012» конкурсы үткәрелде. Озын толымлы укучылар һәр бәйгедә уӊышлы чыгыш ясап, төрле номинацияләрдә җиӊү яуладылар. Ә конкурсныӊ төп җиӊүче итеп 9 нчы сыйныф укучысы Шакирҗанова Айгөл танылды.
-
Хоккей! 04.03.2012

Бүген мәктәбебезнең хоккей мәйданчыгында авыл яшьләре арасында Сәйфетдинов Фанил истәлегенә хоккей ярышы үткәрелде. Авылыбызның яшьләр җыелма командасын җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Ура, нәтиҗәләр!!! 01.03.2012

Бүген спорт һәм хәрби – патриотик айлыгына нәтиҗә ясалды. Бер ай дәвам иткән спорт ярышларында һәр бала бик теләп һәм актив катнашып, үзенеӊ сәләтен күрсәтеп калырга тырышты.
I урынга 11 нче сыйныф, II урынга 9 нчы сыйныф һәм III урынга 5 нче сыйныф укучылары лаек булды.
-
Әтиләр бәйрәме 01.03.2012

Бүген мәктәптә хәрби-патриотик айлыкныӊ чираттагы күркәм чарасы – әтиләр бәйрәме үткәрелде. Башлангыч сыйныфларда укучы малайлар һәм әтиләр катнашында үткәрелгән ярышлар концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Бу чара – нәни укучыларыбыз өчен зур бәйрәм булды.
Медиатека бүлегеннән кызыклы мизгелләрнеӊ фоторәсемнәрен карый аласыз.
-
Очрашулар 28.02.2012

Мәктәбебездә хәрби хезмәттә булган авылдашларыбыз белән очрашулар дәвам итә.
-
«Каурый өмәсе» 27.02.2012

I сыйныф укучылары «Каурый өмәсе» дип исемләнгән җырлы – биюле кичә күрсәттеләр.
-
Сау бул Әлифба 27.02.2012

Бүген I сыйныфларның Әлифба бәйрәме булып узды. Аларны бу зур җиңүләре – Әлифбаны укып бетерүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз һәм алга таба укуларында зур уңышларга ирешеп, биек үрләр яулауларын теләп калабыз.
-
«Аҗаган – 2012» 25.02.2012

Бүген мәктәбебездә «Аҗаган – 2012» хәрби – патриотик уены булып узды. Һәр класс, сугышчан җырлар җырлап, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң, пунктлар аша ориенлашырга киттеләр. Төрле каршылыкларны үтеп, йогереп килгән батыр укучыларыбыз, җылы учаклар янында иптәшләре пешергән тәмле бәрәңге белән сыйлангач, спорт уеннарында көч сынашырга ашкындылар.












