Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее».
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-27 |
| E-Mail: | SsaL.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салаусский многопрофильный лицей" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Загидуллин Нурсиль Нурисламович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 176/Бездә 176 укучы |
| У нас учат: | 27/Бездә 27 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Салаусский многопрофильный лицей» Балтасинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч күппрофильле лицее». - новости
Страницы: << 291 292 293 294 ( 295 ) 296 297 298 299 300 >>
-
Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел
12.12.2011
Бүген мәктәбебездә яраткан шагыйребез, туган як җырчысы Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулуга багышланган радиотапшыру үткәрелде. «Матбугат» клубы әгъзалары шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырдылар, туган якка, әнкәйләргә багышланган шигырьләрен укыдылар.
-
9 декабря – Ватан Геройлары көне. 09.12.2011

Әлеге көн уӊаеннан мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шакирова Римма Василевна тарафыннан өлкән класслар катнашында «Ватан Геройлары: үткәне һәм бүгенгесе» дип исемләнгән кичә үткәрелде.
-
«Ачык ишекләр» көннәре. 02.12.2011

Бүген 5,7,9,11 нче сыйныфларда әти-әниләр өчен «Ачык ишекләр» көннәре үткәрелде.
-
Эзтабарлар. 02.12.2011

Бүген мәктәптә 2 нче сыйныф укучыларын Эзтабарлар сафына кабул итү бәйрәме булды. Бәйрәмгә укучылар эшчәнлеген чагылдырган презентация әзерләнде. Ветеран вожатый Җәмилә апа Сибагатуллинаныӊ катнашуы кичәнеӊ эчтәлеген баетты.
Мәктәпнеӊ педагог-оештыручысы Фирдия Рәхимулловна укучыларны «Дуслык» балалар оешмасына кабул ителүләре белән котлады һәм эзтабар кагыйдәләрен үтәргә чакырды.
-
Әниләр көне 28.11.2011

Әниләр көне уңаеннан мәктәп күләмендә класстан тыш чаралар, кичәләр, бәйгеләр үткәрелә. Һәр класс мәктәпкә әниләрен чакырып, аларга булган хөрмәт сүзләрен, рәхмәтләрен шигырьләр, җырлар, биюләр һәм уеннар аша җиткерәләр.
-
Башлангычлар атналыгы. 26.11.2011

17 нче ноябрьдән 26 нчы ноябрьгә кадәр мәктәптә башлангыч сыйныфлар ункөнлеге гөрләп үтте.
Атналык исеме: «Мәктәбем – белем йортым».
Девиз: «Бердәм булыйк!
Бергә булыйк!»
Фотолар Медиатека булегендэ.
-
Семинар 25.11.2011

Бүген мәктәп базасында «Дәресләрдә информацион – коммуникацион технологияләрне куллану» темасы астында семинар үткәрелде.
Семинарның программасы:
-
Башлангычлар ункөнлеге дәвам итә. 19.11.2011

Бүген икенче һәм өченче сыйныфларда иҗади үсеш технологиясенә корылган дәресләр булды. Дәресләрне Габделхакова Һиндия Мансуровна һәм Латыйпова Сания Рашатовна үткәрде.
II сыйныф. «Сыйфат» темасы буенча белемнәрне ныгыту.
III сыйныф. Исемнәрнеӊ килеш белән төрләнеше.
-
Ачык дәрес 18.11.2011

Бүген Хәкимова Гөлия Габделфәртовна 1 нче сыйныфта математикадан ачык дәрес күрсәтте.
-
«Веселые старты» 18.11.2011

15 нче һәм 17 нче ноябрь көннәрендә «Хыял» яшьләр үзәгендә «Веселые старты» үткәрелде. Укытучы спортсменнарыбыз үз мөмкинлекләрен югары дәрәҗәдә күрсәтеп уңай нәтиҗәләргә ирештеләр.












