Мәсәлән, әле күптән түгел генә якташ язучыбыз Фәридә Шакированың “Бирегез миңа түбәтәй” дигән китабына нигезләнеп, эчтәлекле матур очрашу узды, бу чараның инициаторы, мәктәпнең ветеран укытучысы Мәдинә Зиатдинова, әйткән вәгъдәсен үтәп, үз акчасына 35 китап сатып алды һәм шул төбәктәге балаларга өләште. Балалар китапның байтак шигырьләрен ятлап, очрашу вакытында матур итеп, яттан сөйләп күрсәттеләр, авторга бик күп кызыклы сораулар бирделәр, автографлар яздырып алдылар.
Мәдинә Зиатдинова да балалар алдында яттан бик тәэсирле итеп шигырьләр укыды, Фәридә Шакированың шигырьләре дә җылы кабул ителде. Очрашуның җылы тәэсире балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдә бер нәтиҗәле адым булгандыр, иншалла.
Рәсемдә: очрашу кунаклары укытучылар һәм балалар белән.
Рәсемдә: очрашу кунаклары укытучылар һәм балалар белән.







