• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

2016 нчы елда бердәм дәүләт имтиханнары турында.

Опубликовано: 18.01.2016

                               2016 нчы елда бердәм дәүләт имтиханнары турында.

 

   2015-2016 нчы уку елының да уртасына килеп җиттек.  Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнары көтә.

   Бердәм дәүләт имтиханнары май, июнь айларында үткәреләчәк.

   Декабрь аенда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан сочинение яздылар. Сочинениеның нәтиҗәсе “зачет” һәм “незачет” дип бәяләнде. Сочинение нәтиҗәсе “зачет” булган очракта гына укучы бердәм дәүләт имтиханнарына кертелә, әгәр дә “незачет” икән бу очракта укучы февраль аенда, ул вакытта да булмаса, май аенда кабат сочинение язарга тиеш була.

     2016 нчы елда да чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан база һәм профиль дәрәҗәсендәге имтиханнарның икесен дә яисә икесенең берсен сайлап тапшыра ала. Математикадан имтихан ике срокта узачак. Математикадан профиль дәрәҗәсе имтиханы югары уку йортына керү  өчен бирелә. Ул 100 балл белән бәяләнә. Минималь балл булып 27 балл тора. База дәрәҗәсеннән имтихан биш балл белән бәяләнә. Бу имтиханны укучы аттестат алу өчен һәм югары уку йортында ала торган белгечлеге математик хәзерлек таләп итми торган бүлекләргә укырга керү өчен сайлый. Әгәр дә укучы профиль яисә база дәрәҗәсендәге генә имтиханны тапшырып, минималь баллны җыя алмаса, укучыга тагын бер тапкыр  база яисә профиль дәрәҗәсендәге имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әгәр дә укучы ике дәрәҗәдәге имтиханны да тапшырып  профиль дәрәҗәсендәге имтиханнан минималь баллны җыя алмаса, бу очракта укучының база дәрәҗәсендәге имтихан нәтиҗәсе санала. Аңа математикадан кабат имтихан тапшырырга кирәк булмаячак.         

      Җәмгыять белеме, тарих, география, информатика һәм ИКТ фәннәреннән тест өлеше бетерелде.

     Чит телдән бердәм дәүләт имтиханы, узган елдагыча, үз эченә язма һәм телдән өлешләрне ала. Телдән өлеше чыгарылыш сыйныф укучысының гаризасы нигезендә үз теләге буенча уздырыла. Моның өстенлеге шунда, имтихан бирүче телдән өлешкә катнашып уңышлы чыгыш ясаса, аңа өстәмә 20 балл бирелә. Димәк, язу өлешендә – максималь балл - 80 балл, телдән өлешкә – 20 балл. Чит телдән имтиханның минималь баллы – 22.

        Бердәм дәүләт имтиханнарына гариза бирү вакыты 1 февральгә кадәр. Гариза биргән укучыларның Россия күләмендә бердәм базасы булдырыла. 1 февральдән соң бу базага үзгәрешләр кертеп булмый.

        Алдагы елларны мәктәпне тәмамлаган укучылар бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга теләгән очракта, аларга мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать  итәргә кирәк. Гариза язу өчен түбәндәге документларны алып килү сорала:

-          урта белем турында документ (аттестат);

-          паспорт копиясе;

-          СНИЛС копиясе. 

   Хөрмәтле әти-әниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, алдагы елларны мәктәпне тәмамлаган укучылар!  1 февральгә кадәр, үзегез сайлаган уку йортына, нинди фәннәрдән имтихан нәтиҗәләре кирәклеген ачыклап бетереп, тиешле имтиханнарны сайлавыгызны көтеп калабыз.  Имтиханнарга әзерләнүдә, аларны тапшыруда Сезгә уңышлар телибез.  

 

 

                                                                                                              Гарипова Э.Р.

район мәгариф идарәсе методисты                                  



К списку новостей