МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
22 декабрь көнне “Карадуган балалар бакчасында “ “ФДББС таянып икетеллелек шартларында баланың шәхси үсеше формалаштыру” исеме астында МББУ хезмәткәрләренең республика семинары булып узды.
Опубликовано: 23.12.201522 декабрь көнне “Карадуган балалар бакчасында “ “ФДББС таянып икетеллелек шартларында баланың шәхси үсеше формалаштыру” исеме астында МББУ хезмәткәрләренең республика семинары булып узды.
Карадуган балалар бакчасы эшли башлаган көннәрдән үк татар балаларына рус телен өйрәтү эшчәнлеген РСФСР күләмендә үткәрелгән семинарда күрсәткән иде инде.Менә 35 ел дәвамында тупланган эш тәҗрибәсен бүгенге көндә дә дәвам итеп, төрле юнәлештә ,яңа төрле эш алымнары кулланалар.Биллингваль тел мохитендә бала шәхесен формалаштыру –төп юнәлешләренең берсе дип саныйлар.1998 елда хезмәтләре өчен бирелгән Каюм Насыйри премиясе балалар бакчасы коллективына иҗат белән шогыльләнер өчен зур этәргеч булды.Иҗади эш белән шөгыльләнүләрен исәптә тотып, Татарстан Республикасында 2010-2015 нче елларда “Киләчәк” мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында , әлеге бакча хезмәткәрләре ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплектын әзерләү өчен иҗади төркемгә чакырыла, чөнки моңа кадәр татар балаларына рус телен өйрәтү өчен республика күләмендә методика эшләнмәгән була.
Татар балаларына рус телендә тәрбия бирү дәрәҗәсен билгеләү өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 3 ел рәттән “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы оештырыла.Быел республика буенча катнашкан 102 балалар бакчасыннан , 50 се грантка ия булды. “Карадуган балалар бакчасы” мәртәбәле бәйгедә катнашып 1000000 сумлык грантка ия булды.
Шуның нәтиҗәсе буларак, әлеге республика семинары уздырылды. Семинарда Казан шәһәре Педагогия көллиятенең укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм Карадуган балалар бакчасының иҗат төркеме җитәкчесе Гаффарова Сабилә Муллануровна, Казан шөһәре Совет районы №415 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе ,күп кенә укыту-методик пособияләр авторы Закирова Кафия Валиевна, Казан шәһәренең 166 нчы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе күп кенә пособияләр авторы Гарафиева Г.З. катнашты. Шулай ук Казан шәһәре №103 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Шакирова Э.В., Идрисова А.Ф., Гильмутдинова И.Р.,Мәскәү районы №355 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Батыршина Ф.Ф.,Аверина Л.Р. үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар.
К списку новостей







