МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләрен барлау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, агымдагы елның 25 нче августыннан 25 нче октябренә кадәр “Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика бәйгесе үткәрелде.
Опубликовано: 02.11.2015Белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләрен барлау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, агымдагы елның 25 нче августыннан 25 нче октябренә кадәр “Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика бәйгесе үткәрелде. 22 нче октябрьдә республика бәйгесенең финал ярышлары булып узды. Анда читтән торып үткәрелгән беренче этапта җиңгән 10 шәһәр һәм 10 авыл мәктәбе китапханәсе катнашты. Бәйгенең барлык этапларында да яхшы нәтиҗәләр белән катнашып Балтач урта мәктәбеннән Тухватуллина Фәнзия Зиннур кызы “Иң яхшы авыл җирлегендәге мәктәп китапханәсе” номинациясендә лауреат исемен яулады һәм 29 октябрьда Казанның 7нче гимназиясендә узган зур тантанада катнашып бүләкләнде. Республика бәйгесенең читтән торып үткәрелгән беренче этабы барышында тапшырылган материалларны экспертлар түбәндәге төп критерийлар буенча бәяләде: белем бирү процессында катнашучыларга мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе; норматив-регламентлаштыру документларының, исәп-хисап, отчет документларының, китапханәне үстерү программасының, еллык эш планының булу-булмавы, халәте; китапханә фондын оештыру дәрәҗәсе; китапханәнең библиографик-белешмә аппаратын оештыру дәрәҗәсе.
К списку новостей







