Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә алар түбәндәгечә: командалар арасында беренчелекЧепья мәктәбендә. Икенчедә Кече Лызи укытучылары, өченчедә Түнтәр мәктәбе командасы.
VIP-йөгерештә Балтач мәктәбеннән Гөлчәчәк Гыйләҗева, Яңгул мәктәбеннәнНаил Сафиуллинга тиңнәр булмады. Жинел атлетика эстафетасында Чепья мәктәбе командасы беренчелекне яулады. Ераклыкка сикерүдә Альфира Җаппарова (Бөрбаш мәктәбе), Наил Сафиуллин (Яңгул мәктәбе) беренче булдылар. Кул көрәшендә Фәүзия Ганиева (Чепья мәктәбе) белән Фаил Шакиров(Сосна мәктәбе) иң көчлеләр булып танылды. Пневматик мылтыктан атудаМиләүшә Хрисанова (Чепья мәктәбе) һәм Айгиз Миңнемуллин (Бөрбаш мәктәбе) беренче булды. Бадминтонда гимназиядән Гүзәл Хәкимова белән Ринат Мөхәрләмов җиңүче булып танылды. Канат тартуда чепьялыларга тиңнәр булмады.







