• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Борбаш мәктәбе сыйныф җитәкчеләре мастер-класслар күрсәттеләр.

Опубликовано: 09.09.2015

2015-2025нче елларда Татарстан Республикасында укучыларның тәрбия үсеше стратегиясен тормышка ашыру юнәлешендә Борбаш урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре көне үткәрелде. Борбаш мәктәбенең тәрбия системасы белән таныштык. Район прокуроры Абитов З.М., ЮХИДИ җитәкчесе Шәймөхәммәтов Р.Р., бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Шакирова Л.М., педагогик-психологик үзәк җитәкчесе Закирова Г.Н., район мөхтәсибе, баш имамы Җәлил хәзрәт чыгыш ясады.

Борбаш мәктәбе сыйныф җитәкчеләре мастер-класслар күрсәттеләр.

Шул ук максаттан, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Мари Эл республикасының “Урман могҗизасы” консультатив үзәгендә аның директоры Дергунов В.А. белән очраштылар. Балалар оешмалары эшчәнлеген җанландыру максатыннан Бөтенроссия күләмендә кертелүче “Сыйныф бердәмлеге проекты” белән таныштылар.

Аны тормышка ашыру максатыннан район мәктәпләрендә эш башланды. 1-3 нче сыйныф укучылары “Барыбыз – бергә!”, 4-6нчы сыйныф укучылары “Яшь Россия” программалары буенча эшлиләр. Башлангычлар өчен прграммада кызыклы уеннар, илебез халкының балалары өчен әкиятләр, дуслык җырлары тупланган.

“Яшь Россия” программасы буенча “Без булдырабыз” исемле яхшы эшләр башкару, “Минем Россия” исеме астында туган илебез белән горурлану тәрбияләү, “Без барыбыз бергә- бер ил” темасында төрле халыкларның мультфильмнары белән танышу, “Безгә бергә күңелле” исемле төрле халыклар уеннары белән танышу, дуслык, бердәмлек турында җырлар өйрәнү – болар барысы да проектка кергән.

Сентябрь аенда өлкән сыйныфлар өчен “Яңа буын” исемле сыйныф сәгатьләре прграммасы әзер булачак.

Гаязова Р.С.



К списку новостей