МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
2015 нче елның февраль аенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче туган тел укытучыларын барлау һәм аларның эшчәнлеген активлаштыру, хезмәтләрен бәяләү максатыннан, ана теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-класс бәйгесен игълан итте.
Опубликовано: 10.04.20152015 нче елның февраль аенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру, иҗади эшләүче туган тел укытучыларын барлау һәм аларның эшчәнлеген активлаштыру, хезмәтләрен бәяләү максатыннан, ана теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-класс бәйгесен игълан итте.
Март аенда үткәрелгән муницпаль тур нәтиҗәләре буенча республика этабына Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдлеганиева Чулпан Мөдәрис кызы, Чепья урта гомуми белем мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Чернова Ираида Анатольевна, мари теле һәм әдәбияты укытучысы Иванова Алина Алесандровнаның эшчәнлеге тәкъдим ителгән иде. Татарстан, Башкортстан республикалары, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән республикага үткән 89 туган тел укытучысы арасыннан 25 е, шул исәптән Чепья мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Чернова Ираида Анатольевна, финалда катнашу хокукына ия булдылар.
8-9 нчы апрель көннәрендә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында үткән бәйгенең йомгаклау этабында Ираида Анатольевна уңышлы чыгыш ясап, “Укытучы-остаз” номинациясендә җиңү яулады, Мәгариф һәм фән министрылыгының дипломына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
Ираида Анатольевнаны мәртәбәле бәйгедәге җиңүе белән котлыйбыз! Алдагы хезмәтендә дә иҗади уңышлар телибез!
Мәгариф идарәсе
К списку новостей







