МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Татар теленнән бердәм республика тестлары турында
Опубликовано: 30.03.2015
27 нче март көнне район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы укучылары, бердәм республика тестларын тапшыруга әзерлек йөзеннән, татар теленнән тестлар эшләп карадылар. 385 укучы катнашкан әлеге чара Балтач һәм Чепья мәктәпләре җирлегендә уздырылды. Тестларны башкару вакыты 2 сәгать 30 минут. Укучылар үзләре укыган програмалар нигезендә тестларны 4 төрле юнәлешкә бүленеп эшләделәр: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәре укучылары өчен, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәре укучылары өчен һәм удмурт, мари телләрен өйрәтүче белем бирү оешмалары укучылары өчен.
Татар теленнән бердәм республика тесты Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы нигезендә татар теле фәненән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучылар өчен 2015 нче елның 12 нче маенда узачак. Татар теленнән бердәм республика тесты гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнеп, IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан үткәрелә.
Татар теленнән бердәм республика тесты махсус тест үткәрү пунктларында уздырыла. Әлеге пунктлар гомуми белем бирү оешмалары базасында (безнең районда Чепья һәм Норма мәктәпләрендә) оештырылачак.
Тест эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән биремнәр белән махсус бланкларда башкарыла. Укучылар башкарган эшләр тикшерү өчен төбәкнең мәгълүматны эшкәртү үзәгенә тапшырыла. Бердәм республика тесты нәтиҗәләре беркетмә ярдәмендә теркәлә һәм муниципаль мәгариф идарәләренә җибәрелә. Укучыларга бердәм республика тестының нәтиҗәләре теркәлгән сертификат тапшырылачак.
Мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова
К списку новостей







