МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
“Гаилә –дәүләт нигезе” исемле гаиләләр арасында конкурсның район туры башланды.
Опубликовано: 25.02.2015“Гаилә –дәүләт нигезе” исемле гаиләләр арасында конкурсның район туры башланды.
20 февральдэ Түбән Кенэ авылы клубында район мәгариф идарәсе тарафыннан игълан ителгән “Гаилә –дәүләт нигезе” исемле гаиләләр арасында конкурсның район туры башланып китте. Конкурснын мәктәп турында һәр сыйныфтан бер гаилә катнашып һөнәрләрен күрсәттеләр, сугыш белән бәйле хәтирәләре белән уртаклаштылар, конөерт номеры башкардылар. Шубан мәктәбеннән катнашучы Шәйхетдинов Дамирның туган көне белән туры килгәнлектән бәйрәмгә барлык туганнары җыелган иде. Сәхнәгә 20 ләп кеше күтәрелде. Барысы да җырлыйлар, биилэр, гармунд а уйныйлар. Дамир белән Гөлзада 5 бала үстерәләр.Гимназиядән Аубакиров Фәнил белән Чулпан гаиләсендә 3 бала үсә. Алар барысы да матур итеп җырлыйлар, төрле уен коралларында уйныйлар. Кенә мәктәбеннән Ибраһимов Фәнил белән Гөлчәчәк гаиләсендә 2 кыз, бер малай үсә. Алар барысы да спорт белән шөгылҗләнә һәм җырларга ярата. Бәйгедә Шубан төп мәктәбеннән Шәйхетдиновлар “Туганлык җепләрен иң нык саклаучы гаилә”, Балтач гимназиясеннән Аубакировлар “Музыкаль гаилә”,Кече Лызи урта мәктәбеннән Филипповлар “Ата-ана йорты-нык терәк”, Карадуган мәктәбеннән Галимовлар “Хезмәт сөюче”, Кенә төп мәктәбеннән Галиахметовлар “Иҗади гаилә”, Ибраһимовлар “Нык гаилә” номинацияләрендә җинүчеләр булдылар. Җиңүчеләргә Камалова Зөлфирә Фәсхиевна“ Ак калфак” һәм ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хатын,район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юнысовна Мактау грамоталары тапшырды. Шушындый ук бәйге 28 февральдә Бобаш авылы клубында-(7 гаилэ), 4 мартта Ор авылы клубында-(7 гаилэ), 11 мартта Куныр культура йортында-(9 гаилэ) үткәреләчәк. Барысы мэктэплэрдэ 200 лэп гаилэ, район турында 30 гаилэ катнаша.
К списку новостей







