• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе

Опубликовано: 18.02.2015

 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2014-2015 нче   уку елына эш планы нигезендә,  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы,  патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 109 ел тулу  уңаеннан  иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау максатыннан 2015 нче елның 17 нче  февралендә  Балтач районы Карадуган урта мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге III  республика  фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Конференциянең читтән торып үткәрелгән турында гомуми белем оешмаларының 8-11 нче сыйныфларыннан 179 укучы катнашты. Конференциянең 2 нче турында 121 кеше   катнашты. Балтач, Арча, Кама Тамагы, Биектау, Зәй, Апас, Алексеевск, Кайбыч, Саба, Бөгелмә, Теләче, Ютазы, Кукмара, Спас районнарыннан,    Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән укучылар катнашты. Укучыларның чыгышлары Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре,  Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институты галимнәре,  язучылар, конференцияне оештыручылар  тарафыннан бәяләнде. Җинүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Кунаклар Себер тракты тарихы музее эшчәнлеге белән таныштылар.

 

Конференциянең   кунаклары:

Фәхриева Рания Маратовна - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе белгече;

 



К списку новостей