• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

12 февральдә Куныр урта мәктәбендә”Гражданлык-патриотик тәрбия “ темасына район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булды.

Опубликовано: 14.02.2015

12 февральдә Куныр урта мәктәбендә”Гражданлык-патриотик тәрбия “ темасына район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булды.Семинарда 1, 5, 6 һәм 8 нче сыйныф җитәкчеләре: Гафиуллина Л. Н., Әшрәфҗанова Г. Р., Хәйретдинова А. Х. һәм Василова Г. Г. лар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, туган авылга,тынычлыкны саклауга һәм әфганчы - интернационалистларга багышланган тәрбия сәгатьләре күрсәттеләр. Мәктәбебезнең “Чишмә” оешмасының “Тамчылар” төркеме эзтабарлары сыйныф җитәкчеләре Гайсина Р.Г.,Хафизова Г.М.,Асхадуллина Г.Г.һәм педагог-оештыручы Хабибуллина Г.Г. лар җитәкчелегендә “Сугыш чоры балалары” дигән проект эшен яклау сборы үткәрделәр, үзләренең эзләнү эшчәнлекләре нәтиҗәсен – “Балачакның гүзәл мизгелләрен мәхәмәтсез сугыш урлады” дигән альбомны мәктәп музеена тапшырдылар. Сборга сугыш чоры балалары - ак әбиләр үзләре дә килгән иде. 9-11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Мусагитова Г.Р.,Саттарова Ә.Р. һәм Хабибуллина Г.Г.лар җитәкчелегендә авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Хәбибулла Ибраһимовка багышланган “Герой биргән төбәк без” дигән әдәби-музыкаль кичә каралды. Кичәдә төрле күренешләр белән Геройның тормыш юлын сурәтләп бирде. Күренешләрдә мәктәбебезнең чыгарылыш укучылары, кайчандыр район сәхнәләрендә җырлары , биюләре белән халыкны сөендергән ,бу юлы оста гармунда уйнаулары белән сокландырган бертуган игезәкләр Эльвир һәм Эльмир Зиатдиновлар да катнаштылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Газимҗанов Т. Г. мәктәптә гражданлык-патриотик тәрбия бирү буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашып чыгыш ясады. Семинарда мәгариф идарәсе методисты Гаязова Р. С. катнашып , үткәрелгән тәрбия сәгатьләренә һәм чараларга анализ ясады.



К списку новостей