МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Район технолгия укытучылары семинары
Опубликовано: 12.02.201511 февраль көнне Чепья гомуми урта белем мәктәбе базасында “Дәресләрдә заманча белем бирү технологияләрен куллану”дигән темага районның кызлар хезмәте буенча технология укытучыларының район семинары булды. Чепья гомуми урта белем мәктәбенең технология укытучысы Петрова Елена Анатольевна 7 сыйныфта “Чигү – декоратив- гамәли сәнгатьнең бер төре”темасына дәрес күрсәтте. Төрле халыкларының гореф- гадәтләренә, тарихи үткәненә таянып, укучы кызларның күңеленә технологик белем алуга, чигү алымнарын өйрәнү теләген уятуда дәреснең роле зур булды. Сингапурча укыту алымнары нәтиҗәле кулланылды. “Декоратив- гамәли сәнгатьтә кәгазъ куллану. Чәчәк ясау.” дип исемләнгән мастер- класста укытучы хезмәттәшләрен үзе нәтиҗәле кулланып укучыларын кул эшләренә өйрәтә торган эш алымнары белән таныштырды. Семинарда шулай ук сәләтле балалар белән эшне оештыру, олимпиада, иҗади бәйгеләргә хәзерләү буенча фикер алышу оетырылды Балтач гимназиясенең технология укытучысы Хазеева Ф.Р. үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Кабинетта укучыларның, укытучының иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.
Түгәрәк өстәл артында үткәрелгән дәрес һәм чарага анализ ясалды.
Г. Бариева, мәгариф идарәсе методисты.
К списку новостей







