• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

Опубликовано: 05.02.2015

Татар теле һәм әдәбияты  укытучылары  семинары

 

30 нчы гыйнвар көнне Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының  «Федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында  татар теле һәм әдәбиятын укытуда традицион һәм инновацион методлар куллану» темасына       семинар-киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәләр эшчәнлегендә барлык урта һәм төп мәктәпләрнең   татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына 6,7,8 нче сыйныфларда Г. Г. Бариева, З. З. Нуретдинова, В. Н. Хәйруллина ачык дәрес һәм чаралар күрсәттеләр.  

Семинарда катнашучылар игътибарына  “Җиңү таңы шатлык китерсә дә, һаман сызлый әле яралар...” дип аталган  Бөек Җиңүнең  70 еллыгына багышланган әдәби – музыкаль кичә тәкъдим ителде.

Түгәрәк өстәл барышында, дәрес һәм чараларга анализ ясалды, укытучыларга тәкъдимнәр җиткерелде.   Семинарда катнашучылар    дәресләрдә әдәп, әхлак, милли тәрбиягә     басым ясалуын, белем бирү белән беррәттән укучыларга әхлакый төшенчәләрнең дә тирәнтен бирелүен  ассызыкладылар. 



К списку новостей