МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Милләтләр кроссы- 2011
Опубликовано: 25.09.2011
25 нче сентябрь көнне Рәсәй күләмендә “Милләтләр кроссы”ның чиратагы массакүләм йөгереше булып узды. Шулай ук әлеге чара зур оешканлык төстә безне районыбызда да уздып китте. Ни дисәң дә, һава торышы кояшлы булмаса да, кроссны уздыру өчен ул кимчелекләр тудырмады. Дөресен әйткәндә, кәҗәсе түгел, мәзәге мөһим. Атна ахырында узган йөгерешкә күпләр әнә шундый ният белән чыкты.
24нче сентябрь көнне Милләтләр кроссы районыбызның 17 авыл мәктәбендә үткрелсә, 25 көнне Сабантуйның спорт мәйданынна тагын 6 мәктәп укучылары һәм укытучылары чакырулы иде (Гимназия, Балтач, Сосна, Норма, Кече Лызи мәктәпләре һәм ПЛ-96). Шулай ук районыбызның барлык оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы рәисләре һәм мәктәп директорлары да үз коллективлары белән зур теләк белән катнашырга дип чыкканнар иде.
Стартка исә беренче булып барлык чакырулы мәктәп укучылары һәм укытучылары чыкты. Аннары кроссны дәвам итеп һәрбер җирлектән килгән пенсионерлар стартка басты. Алар символик рәвештә 500 метр йөгереп килделәр. 11.30 да традицион рәвештә VIP-йөгереш уздырылды. Аның озынлыгы 2013 метр тәшкил итте, ул Казанда 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиада үткәрелүенә багышлана. Ә Инде төшке 12дә гөмуми старт бирелде. Барлыгы ике көн дәвам иткән чарада 3956 кеше катнашты һәм барлык призерлар башкарма комитеты җитәкчесе Рамиль Ильдусович кулыннан истлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Ә инде җиңүчеләребезнең исемнәренә килгәндә:
Мәктәп балалары арасында:
1 км. 7-10 яшь
(кызлар) – Гөмәрова Зөһрә (Сосна урта мәктәбе)
(малайлар) – Загретдинов Нияз (Гимназия)
3 км. 10-14 яшь
(кызлар) – Бедикян Карина (Кече Лызи урта мәктәбе)
(егетләр) – Григорьев Алексей (Гимназия)
5 км. 14-18 яшь
(кызлар) – Матвеева Татьяна (Кече Лызи урта мәктәбе)
(егетләр) – Шәйхиев Илсур (Гимназия)
Укытучылар арасында:
3 км. (хатын-кызлар) – Нигмәтҗанова Алсу (Гимназия)
6 км. (ир-егетләр) – Нәҗипов Раил (Кече Лызи урта мәктәбе)
Җитәкчеләр арасында (VIP-йөгереш) 2013 м.:
(хатын-кызлар) – Габдрахманова Гөлнара (Мәгариф бүлеге)
(ер-егетләр) – Гыйрфанов Фәрит (СХПК им.Тимерязева)
Гөмуми старт. 18-30 яшь:
6 км. (хатын-кызлар) – Дмитриева Альбина (ИП Галиуллин)
9 км. (ир-егетләр) – Никитин Роман (ООО им.Тукая)
30 яшь һәм олырак
3 км. (хатын-кызлар) – Хөснетдинова Роза (Гимназия)
6 км. (ир-егетләр) – Нигмәтҗанов Рамил (ЭПУ Балтасигаз)
Пенсионерлар арасында:
Хатын-кызлар – Зәкиева Рәмзия (Шеңшеңәр авыл җирлеге)
Ир-егетләр - Борханов Филсур (Норма авыл җирлеге)
Иң өлкән катнашучы – Шадров Понтелеймон (Урта Көшкәт авыл җирлеге)
К списку новостей







