• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

2026 елның 23 октябрендә “Балтач урта гомуми белем мәктәбе” базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы район семинары булып үтте.

Опубликовано: 26.10.2026

2026 елның 23 октябрендә “Балтач урта гомуми белем мәктәбе” базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы район семинары булып үтте. Чара “Милли мирас — кешелек кыйммәтләре — заманча технологияләр” дигән мөһим теманы яктыртты. Семинар программасы бик тыгыз һәм эчтәлекле оештырылган иде. Семинарда районның төп һәм урта гомуми белем мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.  Мөгаллимнәргә Балтач мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары ачык дәресләрен тәкъдим иттеләр.
8-б сыйныфында Г.И. Хәйруллина “Сыйфатларның исемләшүе” темасына татар теле дәресе күрсәтте. 6-б сыйныфында Р.Р. Шакирҗанова Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре буенча әдәбият дәресе уздырды. 5-а сыйныфында Г.М. Хәйретдинова укучылар белән “Батырлар йолдызлыгына сәяхәт” исеме астында фонетика бүлеген кабатлады. 10-б сыйныфында Н.К. Гарифҗанова “Сүзләр Сабантуе”  темасына татар теле дәресе тәкъдим итте.
Дәресләр арасында кунаклар мәктәпнең медиастудиясе җитәкчесе Г.И. Хәйруллина җитәкчелегендә әзерләнгән “Мәктәп сулышы” радиотапшыруын тыңладылар. Мәктәп директоры Г. Ф. Гыйләҗева,  музей җитәкчесе Р.Р. Шакирҗанова кунаклар өчен белем йорты һәм аның бай тарихлы музее буйлап танышу экскурсиясен оештырдылар.
Семинарда,   әниләр һәм кыз балалар өчен өчен уздырылган тәрбия чарасын отышлы итеп оештыру тәҗрибәсен уртаклашып,  Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасыннан сәхнәләштерелгән өзек тәкъдим ителде. Н.К. Гарифҗанова, Р.Ә. Закирова, Э.Ф. Фәйхретдинова, Г.И. Хәйруллина, Г.М. Хәйретдинова, Р.Р. Шакирҗанова чыгышы тамашачыларда тирән тәэсирләр калдырды.
Чара ахырында мәгариф идарәсе методисты Ф.Т. Сабирова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчесе Л.М. Нәкыйпова катнашында түгәрәк өстәл узды. Фикер алышуларда барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары актив катнашты.  Биредә күрсәтелгән дәресләргә җентекле анализ ясалды, заманча технологияләрне милли мирасыбыз белән бәйләп укыту алымнары турында фикер алышынды. Кулланылган методикалар югары бәяләнде, укытучылар үз эшчәнлекләрендә кулланырлык яңа идеяләр өйрәнделәр.



К списку новостей