МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Район башлангыч сыйныф укытучылары семинары.
Опубликовано: 07.02.2014Район башлангыч сыйныф укытучылары семинары.
7 февраль көнне Алан төп мәктәбе базасында районның башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Федераль дәүләт белем стандартларына күчү шартларында башлангыч мәктәптә заманча дәрес” темасына практик семинар булып узды. Семинарда башлангыч сыйныф укытучылары 1,2 сыйныфларда математикадан “Кушылучыларның урыннарын алыштыру” темасына, 2 сыйныфларда “Баганалап кушу ысулы” темасына, 3 сыйныфларда татар теленнән “Сыйфат дәрәҗәләре” темасына, 4 сыйныфларда әдәби укудан А.С.Пушкин Балыкчы һәм балык” темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрдән соң, экология елына йомгак ясау максатыннан, музыкаль кичә оештырылды. Район, республика күләмендә уздырылган конкурсларда урын алган укучылар үз проектларын яклап чыгыш ясадылар. Абдрахманов И.Г. мәктәптәге экологик тәрбия торышы белән таныштырды. Семинар эшенә мәгариф идарәсе методисты Гарипова Э.Р. тарафыннан йомгак һәм 4 сыйныфларда узган мониторинг нәтиҗәләренә анализ ясалды. Район укытучылары тарафыннан дәресләр уңай яктан бәяләнде.
К списку новостей







