МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
16 нчы февраль көнне Арбор төп гомуми белем мәктәбендә «Татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә милли-төбәк компонентын гамәлгә ашыру юллары» темасына район семинары узды.
Опубликовано: 17.02.202616 нчы февраль көнне Арбор төп гомуми белем мәктәбендә «Татар теле, татар әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә милли-төбәк компонентын гамәлгә ашыру юллары» темасына район семинары узды. Чарада район мәктәпләренеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Семинарда катнашучыларга мәктәп музеена экскурсия үткәрелде, Арбор төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Руфия Билсур кызының ачык дәресләре тәкъдим ителде.
Семинарның икенче өлешендә «Хыял артыннан» дип аталган, күренекле шәхесләр-танылган якташларыбыз белән очрашу кичәсе оештырылды. Чарада драматург, актер, педагог, режиссер, атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, депутат, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, күп санлы премия һәм мактаулы исемнәргә ия Илгиз Газинур улы Зәйниев, танылган драматург, шагыйрә, тәрҗемәче, танылган җырчылар башкара торган бик күп җырларның авторы, дәүләт күләмендә үткәрелүче чараларга сценарийлар язучы Резеда Рифат кызы Гобәева–Зәйни, озак еллар «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталарында эшләүче журналист, мөхәррир урынбасары Зөлфия Гаян кызы Хәлиуллина катнашты. Кунаклар үзләренең иҗатлары, күпкырлы эшчәнлекләре белән таныштырдылар, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кичәне Арбор мәктәбе укучыларының матур, эчтәлекле чыгышлары бизәде. Семинарда катнашучылар Арбор мәктәбенең эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов чараны оештыручыларга һәм кайткан кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
К списку новостей







