МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
4 нче февральдә Балтач гимназиясендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды. Балтач, Теләче, Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр, мастер-класслар аша үз осталыкларын күрсәттеләр.
Опубликовано: 05.02.20264 нче февральдә Балтач гимназиясендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды. Балтач, Теләче, Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләр, мастер-класслар аша үз осталыкларын күрсәттеләр. Аларның чыгышларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гыйзәтуллина Энҗе Хәбир кызы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе беренче категорияле эксперты Баһавиева Рәйхана Әмин кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Абдуллина Диләрия Марат кызы бәяләделәр. Бәйгенең ачылу тантанасында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов, укытучыларны котлап, аларга изге теләкләрен җиткерделәр. Ярышның зона этабында Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Марина Васильевна катнашты. Бәйгенең зона этабын уңышлы узган укытучылар март аенда Казан шәһәрендә үтәчәк йомгаклау этабына чакырылачаклар. Мөгаллимнәребезгә уңышлар телибез!
К списку новостей







