МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
Телефон: | 88436824195 |
E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
15 нче август көнне Балтач урта гомуми белем мәктәбендә педагогларның август конференциясе кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен киңәшмә узды.
Опубликовано: 18.08.202515 нче август көнне Балтач урта гомуми белем мәктәбендә педагогларның август конференциясе кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен киңәшмә узды. Киӊәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Васил кызы катнашты. Ул үзенең чыгышында 2025-2026 нчы уку елында татар телен укытудагы яңалыклар белән таныштырды. Сосна төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы, Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Рәйсә Шамил кызы, Куныр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тикшерү экспертлары буларак, имтихан нәтиҗәләре белән таныштырдылар, төп хаталарга тукталып, аларны булдырмау ысулларын аңлаттылар. Балтач муниципаль районы татар теле укытучылары ассоциациясе җитәкчесе, Балтач урта мәктәбе укытучысы Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы ассоциация эшчәнлеге турында чыгыш ясады, эш планнары белән таныштырды. Мәгариф идарәсе методисты Сабирова Фидания Тәбрис кызы республика күләмендә һәм район җирлегендә милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекне анализлап, алдагы елга максат, бурычларны билгеләде. Киңәшмәдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәрләмов Ренат Камил улы да катнашты. Ренат Камил улы татар теле һәм әдәбияты укытучыларыныӊ узган уку елындагы нәтиҗәле эшчәнлегенә югары бәя бирде, рәхмәт сүзләрен җиткерде, Киӊәшмә ахырында 2025 нче елда юбилейларын билгеләп үтүче укытучылар тәбрикләнде
К списку новостей