• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Туган тел укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе

Опубликовано: 28.03.2025

Туган тел укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе

26-27 мартта Казанның Вахитов районындагы К.Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 80 нче урта гомумбелем бирү татар-рус мәктәбе базасында белем бирү оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең туган тел укытучылары өчен Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Конкурсның максаты - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату.
Бәйгенең читтән торып катнашу этабында Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан   69 укытучы  һәм Россия Федерациясе субъектларыннан   12 укытучы, йомгаклау этабында 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы   үз көчләрен сынаган.
Укытучылар ике көн дәвамында мастер-класслар күрсәттеләр, патритотик тәрбия темасына проект якладылар һәм түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 27 нче мартта «Хөррият» кафесында мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәевич Һадиуллин катнашында узды.  Чепья урта мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Чернова Ираида Анатольевна туган тел укытучыларының Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды. Ираида Анатольевнаны һөнәри бәйгедә җиңүе белән котлыйбыз, аңа алга таба да  яңа җиңүләр, үз көченә ышаныч һәм һәр башлангычта уңышлар телибез!



К списку новостей