МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
Телефон: | 88436824195 |
E-Mail: | roobaltasi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
18 февраль көнне Куныр урта мәктәбе базасында “Башлангыч сыйныфларда дәресләрдә стандарт булмаган формалар куллану” темасына башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары булып узды
Опубликовано: 20.02.202518 февраль көнне Куныр урта мәктәбе базасында “Башлангыч сыйныфларда дәресләрдә стандарт булмаган формалар куллану” темасына башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары булып узды. 2 сыйныфларда Сөләйманова И.К. әйләнә-тирә дөнья фәненнән - “Сәламәтлек һәм куркынычсызлык” темасына, 4 сыйныфларда Гайсина Р.Г. татар теленнән -“Сүз төркеме-сан” темасына, 3 сыйныфларда Гафиуллина Л.Н. математикадан - “Таблицада һәм таблицадан тыш тапкырлау һәм бүлү очраклары” темасына, 1,2 сыйныфларда Сөләйманов Р.В. физкультурадан – “ГТО таләпләре буенча күнегүләр башкарырга әзерлек” темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарда катнашучылар Шода башлангыч мәктәп-балалар бакчасы укытучысы Гарифуллина Ф.В. тарафыннан әзерләнгән мастер-класста автив катнаштылар. Мәктәптәге “Авыл тарихы” музеена сәяхәт кылдылар. 1-4 сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән “Үзе татлы, үзе рәхәт балачак” кичәсе дә укытучылар күңеленә хуш килде. Семинар эшенә район укытучылары тарафыннан уңай бәя бирелде.
К списку новостей