МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
“Җирлегебездәге заманча экологик проблемалар”дигән темага укучыларның экологик конференциясе
Опубликовано: 23.12.20132013 елның 21 декабренда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елын тәмамлау уңаеннан Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе базасында укучыларның “Җирлегебездәге заманча экологик проблемалар” исемендәге фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференция эшендә С.П.Горбунов исемендәге авиация- производство берләшмәсенең экология буенча баш энергетик ярдәмчесе, Казан технология университетының эколгия кафедрасы ассистенты, техник фәннәр кандидаты Шакиров Ф.Ф.,”Балтач” дәүләт табигатъ заказнигы инспекторлары - Хазиев Р.К., Гарифуллин Н.Р. , Балтач районы мәгълумати- методик үзәк директоры, филология фәннәре кандидаты Бадретдинов Р.Ф., методист Бариева Г.Ф., район мәктәпләренең химия, биология, география укытучылары катнашты. Экологик конференциянең беренче турына килгән 54 эш комиссия тарафыннан тикшерелеп 41 эш икенче турга үткәрелде.Укучылар 5 секциягә бүленеп үзләренең фәнни –тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар. Икенче буын ФДС ы таләбе буенча башлангыч сыйныф укучыларының да 13 фәнни проект эше тәкъдим ителде. Конференциядә катнашучылар үз җирлекләренә хас экологик проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, шул проблемаларны чишү юлларын күрсәтә алдылар.Укучыларның күбесе үз эшләрен зур осталык һәм үз-үзләренә ышаныч хисе белән якладылар.Һәр секциядә эшләр зур игътибар белән тыңланды, жюри әгъзалары һәр эшкә бәя биреп, иң уңышлы эшләрне билгеләделәр. Җиңүчеләргә С.П.Горбунов исемендәге авиация- производство берләшмәсенең экология буенча баш энергетик ярдәмчесе, Казан технология университетының экология кафедрасы ассистенты Шакиров Ф.Ф. рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Менә алар җиңүчеләр:
“ Авыл хуҗалыгы һәм экология” секциясеннән Балтач мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Валишина Гүзәл- “Кишер һәм суганны янәшә үстерүнең нәтиҗәлелеге”эше белән җиңүгә иреште.
“Су ресурсларын саклау һәм рациональ куллану»секциясеннән Нөнәгәр мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Асхатова Нурия- “Нөнәгәр авылы тирәсендәге кар катламының пычрануын өйрәнү” эше белән җиңү яулады.
“Үсемлек һәм хайваннарның яшәү тирәлекләре белән мөнәсәбәтләрен өйрәнү” секциясеннән- Алан мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Идиатуллина Алинә- “Йортлаштырылган кыр үрдәкләренең үзенчәлекләре”эше һәм Нөнәгәр мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Хайруллина Руфинә-“Нөнәгәр авылы орнитофаунасы” эше белән җиңүгә лаек дип табылдылар.
“Табигать һәм сәламәтлек” секциясеннән Чепья мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Раимова Анастасия “Күгәрек гөмбәсенең яшәү шартларын ачыклау. Аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле” эше белән алдынгы урынга чыкты.
“Табигый һәм антропоген факторлар йогынтысыннан экологик системаларның үзгәрүе” секциясеннән Кече Лызи мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Егорова Людмиланың “Урындагы рельефка антропоген факторларның тәэсире”эше иң уңышлысы дип табылды.
Тирән эчтәлекле, фәнни чыгыш ясаган укучыларга мәгълүмати- методик үзәк директоры Бадретдинов Р.Ф. мәгариф идарәсенең төрле дәрәҗәдәге дипломнарын һәм сертификатларын тапшырды.
Нөнәгәр мәктәбе укучылары башкарган экологик гимн белән тантаналы төстә башланып киткән конферен ция резолюция кабул итү белән тәмамланды.
2013 ел- Экологик культура һәм әйләнә- тирә мохитне саклау елында нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләргә “Балтач” дәүләт табигатъ заказнигы инспекторы Хазиев Р.К. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы Министрлыгының рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.Экологик проблемаларга битараф булмаган укучылар һәм аларның остазлары табигатьне яклау һәм саклау, өйрәнү дигән изге эшне дәвам итү теләге белән таралыштылар.
К списку новостей







