• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: roobaltasi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы базасында “Башлангыч сыйныф укучыларының дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә танып белү активлыгын үстерү” темасына районның башлангыч мәктәп-балалар бакчасы җитәкчеләре өчен семинар узды.

Опубликовано: 22.03.2024

Көшкәтбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы базасында “Башлангыч сыйныф укучыларының дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә танып белү активлыгын үстерү” темасына районның башлангыч мәктәп-балалар бакчасы җитәкчеләре өчен семинар узды. Семинар балалар бакчасында балаларның сәламләве белән башланып китте. Гыйләҗетдинова Ч.М. “Серле сандык” темасына тирә-юнь белән таныштыру шөгыле күрсәтте. “Минем туган ягым” картиналар галереясы белән таныштылар. Башлангыч сыйныф укытучылары Гигиятуллина Ф.Ф. 2 сыйныфларда әйләнә-тирә дөнья фәненнән “Шәҗәрә. Нәсел агачы. Алдагы буыннар” темасына, Рахматуллина Г.Х. 3 сыйныфларда рус теленнән “Личные местоимения” темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Инглиз теле укытучысы Гарифуллина Л.В. тарафыннан “Телләр ятьмәсендә” темасына әзерләнгән мастер-класста да бик теләп катнаштылар. “Бабайлардан калган ядкәр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә карадылар. Җитәкчеләр башлангыч мәктәп- балалар бакчасының эшчәнлеге белән тирәнтен таныштылар. Семинар эшендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәрләмов Ренат Камил улы да катнашты. Семинар түгәрәк өстәл артында фикер алышулар белән тәмамланды.  

 



К списку новостей