МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
Телефон: | 88436824195 |
E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе
Опубликовано: 21.08.2023Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе
21 нче август көнне Балтач урта гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләр укытуның методик аспектлары»темасына август киңәшмәсе секциясе узды.
Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына Яӊгул мәктәбе укытучысы Шәрипова Роза Александровна, Салавыч күппрофильле лицееннан Фәрзиева Алсу Габделбәр кызы, Куныр мәктәбеннән Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы, Сосна мәктәбеннән Вәлиева Гүзәлия Фатыйх кызы тарафыннан чыгышлар тәкъдим ителде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә житәкчесе Идрисова Нурсөя Мөхәрләм кызы узган уку елына методик берләшмә эшенә нәтиҗә ясап, яңа уку елына эш планы белән таныштырды. Мәгариф идарәсе методисты Сабирова Фидания Тәбрис кызы республика күләмендә һәм район җирлегендә милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлекне анализлап, алдагы елга эш юнәлешләрен билгеләде. Киӊәшмә эшчәнлегендә мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәрләмов Ренат Камил улы катнашып, яӊа уку елына куелган бурычларга тукталды.
Район методик берләшмә эшчәнлегендә актив катнашкан укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
К списку новостей