• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: roobaltasi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Факел" клубында "Дуслык таулар күчерә" дип аталган бәйрәм үтте

Опубликовано: 03.03.2023

Факел" клубында "Дуслык таулар күчерә" дип аталган бәйрәм үтте
 
Кичә "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гиназиясе көче белэн "Дуслык таулар күчерә" дип аталган бәйрәм үтте. Чарада Карадуган, Түнтәр, Нөнәгәр авылы мәктәпләрендәге коррекцион сыйныфларда белем алучы укучылар һәм аларның әниләре катнашты. Бәйрәм 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Моңа бәйле рәвештә, чараның беренче өлешендә әниләргә матур җырлар җырланды, биюләр биелде, йөрәк түрләреннә чыккан ихлас сүзләр шигырь юлларына салып җиткерелде, уеннар уйналды. Бәйрәмнең икенче өлеше тагын да кызыграк төс алды: "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында полимер балчыктан әвәләү түгәрәге алып баручы Әдилә Хәмитовна әниләргә мастер-класс уздырды. Бу вакытта балалар да тик тормады - алар аниматорлар белән берлектә күңел ачты. Бәйрәмнең азагында балалар да, әниләр дә тәмле ризыклар белән сыйланды. Әлеге чара чын дуслык бәйрәменә әйләнде.
 
Сүзебезне йомгаклап, мөмкинлеге чикле балаларга һәм аларның әниләренә күңелле мизгелләр бүләк итүләре өчен, "Данлеко" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә ОЛЫ РӘХМӘТЛӘРЕБЕЗНЕ җиткерәсебез килә! Чөнки әлеге бәйрәмнең иганәчеләре нәкъ тә менә алар иде! "Изгелек җирдә ятмый", - диләр. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!????


К списку новостей