• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: roobaltasi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Муса Җәлил исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция

Опубликовано: 18.02.2023

Муса Җәлил исемендәге

республикакүләм фәнни-гамәли конференция

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы,  патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты - Муса Жәлилнең тууына 117 ел тулу  уңаеннан  17 нче февральдә Балтач районы “Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе”ндә Муса Җәлил исемендәге   республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. 2011 нче елда башланган бу чара Муса Жәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләрен  формалаштыру, халкыбызның батыр уллары турында сөйләп, укучыларны өлкәннәр  үрнәгендә тәрбияләү,  буыннар бәйләнешен тәэмин итү, фәнни эзләнүләрендә иҗадилыкка омтылышларын булдыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан быел җиденче тапкыр узды.

Конференция эшендә Татарстан Республиксы районнары мәгариф  оешмаларыннан 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның эшләре Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар, ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы, Нәҗипова Әлфинур Нурмөхәммәт кызы, Һадиева Гөлнара Васыйл кызы, Исламов Рамил Фәнәви улы  тарафыннан бәяләнде.  

 Конференциядә катнашучылар “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее” нда экскурсиядә булдылар, Карадуган гимназиясендә Россиядә Укытучылар һәм остазлар елына һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган бай эчтәлекле күргәзмәләр белән таныштылар. 

Укучылар   “2023нче ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан хәзерге заман язучыларыныӊ әсәрләрендә гореф-гадәтләрнең чагылышы”,  “Батырлык еллар һәм гасырлар белән генә чикләнми”, “Хәзерге заман язучыларның   әсәрләрендә патриотик тәрбиянең чагылышы”,        “Җәлилнең көрәштәшләре–үлемсез” дип аталган секцияләрдә чыгыш ясадылар.

Җиңүчеләр Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.



К списку новостей