МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
Телефон: | 88436824195 |
E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
1 нче февраль көнне Балтач гимназиясе базасында мәктәп директорлары һәм Балтачның 5 нче номерлы балалар бакчаласында балалар бакчалары мөдирләре өчен семинар-киңәшмә узды
Опубликовано: 01.02.20231 нче февраль көнне Балтач гимназиясе базасында мәктәп директорлары һәм Балтачның 5 нче номерлы балалар бакчаласында балалар бакчалары мөдирләре өчен семинар-киңәшмә узды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А.Ф. һәм Бөтенроссия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республикасы оешмасы рәисе урынбасары Яруллин И.М. чараның мәртәбәле кунаклары булды. Беренче көн тәртибе буенча җитәкчеләр ике мәгариф оешмасының эшчәнлеге белән таныштылар. Чараның икенче өлешендә Балтач гимназиясенең һәм Балтач районы мәгариф системасының 2022 нче елга эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, яңа елга бурычлар куелды. 2021-2023 нче елларга Балтач районы башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы арасында төзелгән 3 яклы килешүнен 2022 нче елда утәлеше тыңланды һәм шуңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Өченче өлештә мәгариф профсоюзының республика комитеты грамоталары белән коллективлары белән озак еллар нәтиҗәле эшләүче социаль партнерлар (җитәкче һәм профком рәисләре) бүләкләнде. Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә зур өлеш керткән оешма җитәкчеләре рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
К списку новостей