• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: Obrazovanie.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Яңа укыту-методик комплектлар

Опубликовано: 03.09.2013

 

Һәркемгә мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле. Шуңа да безнең балаларның кечкенәдән үк рус телен дә, татар телен дә үзләштерү, ике милләтнең мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бар. Һәм бу юнәлештә төп рольләрнең берсен, әлбәттә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре башкара. Узган елны районыбызның барлык балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплектлар, инновацион технологияләр кулланыла башлады. Балалар бакчалары бүгенге көндә ноутбуклар, мультимедиа җиһазлары, күрсәтмә материаллар белән тәэмин ителгән. Боларның барысы да телләр өйрәнүне нәтиҗәле итәргә мөмкинлек бирә. 2013 ел башыннан балалар бакчалары 437488,42 сумлык 1396 данә яңа укыту-методик комплектлар белән тәэмин ителде. Бу комплектлар балаларны  ике   дәүләт   теленә  өйрәтү, шул  телләрдә  сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә алды һәм тәрбиячеләр өчен көтеп алынган ярдәмлек булды. Балалар  белән эшчәнлекнең төп максаты инфомацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел   өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Чынлап та, бу комплектлар һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә, таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязмалар, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы ике телдә дә диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

Зигангирова Г.Р.



К списку новостей