• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: roobaltasi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3833 учащихся/1432
У нас учат: 621 педагогов

Новости отдела образования

Татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының август киңәшмәсе

Опубликовано: 23.08.2022

Татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының август киңәшмәсе

23 нче август көнне Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган  гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының “Яӊартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбиятын укыту”    темасына  традицион август киңәшмәсе секциясе узды.

Районныӊ төп һәм урта гомуми белем мәктәпләреннән җыелган туган тел укытучылары гимназиянеӊ татар теле һәм әдәбияты кабинетында булып, укытучылар Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы, Гарифуллина Эльмира Мәсхут кызыныӊ укучылар белән туган тел юнәлешендә оештырган дәрестән тыш эшчәнлек төрләре һәм бу өлкәдәге нәтиҗәләр  белән таныштылар. Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына Түнтәр мәктәбе укытучысы Нәкыйпова Лилия Мөнир кызы, Балтач гимназиясеннән Әхмәтова Рәйсә Шамил кызы, Чепья мәктәбеннән Минһаҗева Гөлназ Таһир кызы, Норма мәктәбеннән Әсәдуллина Энҗе Васил кызы тарафыннан яӊартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытудагы үзенчәлекләр, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксындыру уяту алымнары, цифрлы белем бирү ресурслары, яӊа методик әсбаплар турында чыгышлар тәкъдим ителде.

 Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә житәкчесе Идрисова Нурсөя Мөхәрләм кызы узган уку елына методик берләшмә эшенә  нәтиҗә ясап, яңа уку елына эш планы белән таныштырды. Мәгариф идарәсе  методисты Сабирова Фидания Тәбрис кызы республика күләмендә милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек, Балтач районының әлеге юнәлештә булган уңышлары һәм алга куелган бурычлар турында сөйләде, татар теле һәм әдәбияты укытучыларныӊ IX съезды һәм республика август киңәшмәсе   тәкъдимнәренә тукталды.



К списку новостей