МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
Телефон: | 88436824195 |
E-Mail: | roobaltasi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
2022 елның 16 августында Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы узды.
Опубликовано: 17.08.2022Республика форумы
2022 елның 16 августында Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы узды.
Форумга татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары, укыту һәм тәрбия теле татар теле булган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре, тәрбиячеләр, гомуми белем бирү оешмаларыныӊ директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырулы иде. Балтач районыннан әлеге чарада Карадуган гимназиясеннән, Балтач гимназиясеннән, Нөнәгәр, Салавыч, Норма, Сосна, Куныр мәктәпләреннән, Карадуган балалар бакчасыннан һәм Балтачныӊ 2 нче санлы балалар бакчасыннан делегатлар катнашты.
Катнашучылар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылды. Форум кысаларында туган телдә укытуны оештыру һәм татар телен укыту, тел мохитен булдыру, татар телен, мәдәниятен, үз халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә мотивацияне арттыру өчен цифрлы белем бирү ресурсларыннан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында пленар утырыш узды.
Пленар утырыштан соӊ милли мәгариф өлкәсендә зур уӊышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы оештырылды. Тантанада Норма урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Энҗе Васил кызына «Татарстан Республикасыныӊ атказанган укытучысы» исеме бирелде.
К списку новостей