МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
Телефон: | 88436824195 |
E-Mail: | roobaltasi@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Методистлар форумы
Опубликовано: 13.08.2022Методистлар форумы
11 нче август көнне Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен үткәрә торган август киӊәшмәләре кысаларында Казан шәһәренеӊ «Адымнар» поллингваль комплексында «Татарстан Республикасында методик хезмәтне үстерү» буенча методистларныӊ I республика форумы узды. Форумныӊ төп максаты- республикада бердәм методик эш системасын саклау, ярдәм итү һәм үстерү. Әлеге чарада Татарстанныӊ муниципаль методик хезмәт җитәкчеләре, 500 дән артык методист, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе, Россия төбәкләреннән-Төмән, Удмуртия, Пермьнән вәкилләр тәҗрибә уртаклашты. Балтач муниципаль районы мәгариф идарәсенеӊ мәгълүмати методик бүлеге методистлары да әлеге чарада катнаштылар.
Форум кысаларында методик хезмәт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы оештырылды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин методик хезмәт системасында хезмәт куйган 25 ветеранга күпьеллык һөнәри эшчәнлеге өчен «Мактаулы остаз» билгесен тапшырды. Бу дәрәҗәле исем озак еллар Балтач район методик үзәген җитәкләгән Гарипова Гадения Галип кызына да бирелде.
К списку новостей