МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
"Сәйяр" фестивале җиңүчеләре
Опубликовано: 26.11.2021"Сәйяр" фестивале җиңүчеләре
25 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында "Сәйяр"балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.
Фестиваль 2016 нчы елдан бирле «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Фестивальнең максаты-балаларда рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл караш формалаштыру. Оештыручылар-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «Салават күпере» һәм «Сәхнә»журналлары редакцияләре. Бәйгедә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының балалар театр коллективлары катнаша, аларның иҗади чыгышларын Казан дәүләт театрларының профессиональ актерларыннан торган компетентлы жюри һәм мәдәният өлкәсендәге экспертлар бәяли.
Фестиваль өч этапта үткәрелде: район туры, читтән торып республика туры һәм йомгаклау өлеше. Читтән торып үткәрелгән этапта жюри әгъзалары тарафыннан барлыгы 218 гариза каралган, ә йомгаклау этабында – 100 коллектив катнашкан. Шулардан 34 коллектив җиңүчеләр исемлегендә. Районыбызның Балтач гимназиясеннән 2 нче а сыйныфы укучылары театр коллективы (җитәкчесе Хәкимҗанова Алсу Ильдар кызы) барлык турларны да уңышлы узып, фестивальнең җиңүчеләре буларак бүләкләнделәр. Аларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм бүләге тапшырылды.
К списку новостей







