МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
Милли мәгариф буенча секция утырышы
Опубликовано: 29.06.2021Милли мәгариф буенча секция утырышы
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2021 елның 28 июнендә «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы буларак тел күптөрлелеген саклау» мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы Балтач районында үткәрелде. Секция эшендә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән һәм Россия Федерациясенең 5 субъектыннан 250 дән артык кеше катнашты. Чара муниципаль мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен тел күптөрлелеге өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булды. Пленар утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин, Татарстан Республикасы Президенты Департаментының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Д.М.Мостафин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З.Закирова, Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин һәм Россия Федерациясе субъектларының мәгарифне үстерү институтлары вәкилләре чыгышлары тәкъдим ителде.
Пленар утырыштан соң конференция эшендә катнашучылар Балтач районының мәгариф оешмаларында-Балтач мәктәбендә, Балтач гимназиясендә, Карадуган гимназиясендә, Карадуган балалар бакчасында, Балтач шәһәр тибындагы бистәнең 5 нче санлы балалар бакчасында, Норма урта гомуми белем мәктәбендә, Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбендә, Бөрбаш балалар бакчасында, Чепья урта гомуми белем мәктәбендә, Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбендә милли мәгариф юнәлешендәге эш тәҗрибәсе белән таныштылар.
К списку новостей







