• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»

Визитная карточка

Адрес: 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63
Телефон: 88436824195
E-Mail: roobaltasi@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Руководитель: Мухарлямов Ренат Камилевич
У нас учатся: 3863 учащихся/1594
У нас учат: 846 педагогов

Новости отдела образования

23 нче  апрель көнне  Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр

Опубликовано: 23.04.2021

23 нче  апрель көнне  Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр

Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә  татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.

23 нче апрель көнне Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә уздырылган «Илһам»  бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасында Балтач районыннан 19 укучы катнашты.  «Яшь шагыйрь», «Яшь прозаик», «Яшь журналист», «Яшь драматург»    номинацияләрендә  Түнтәр мәктәбеннән Әхмәдиева Гөлназ –  1нче, Иванова Эльвина -  2 нче, Нәкыйпова Нәргизә – 1 нче,  Нөнәгәр мәктәбеннән Гафиуллина Ландыш – 3 нче, Гыйльфанов Вильназ -1 нче, Норма мәктәбеннән Сабирова Әдилә – 3 нче, Чепья мәктәбеннән Рәхмәтуллина Әдинә – 3 нче, Карадуган гимназиясеннән Галиәхмәтова Регина – 1 нче урыннар алдылар. Салавыч күппрофильле лицее филиалы-Салавыч Сәрдегәне башлангыч мәктәбеннән  Каюмова Әнисә «Өметле киләчәк» номинациясендә бүләкләнде. Әлеге укучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм бүләкләре  тапшырылды.  Җиңүчеләрнең әсәрләре альманахка кертелде. 

 Нөнәгәр мәктәбеннән  Абдуллина Айсылу, Галимуллин Нуршат, Гарифуллина Айгөл, Мәҗитова Гүзәл, Түнтәр мәктәбеннән Фазылҗанова Зилинә, Куныр мәктәбеннән Бариева Римма, Карадуган гимназиясеннән Хөсәенова Айзилә, Шубан мәктәбеннән Закирова Зөбәрҗәт, Бөрбаш мәктәбеннән Гарифуллина Хәния, Субаш мәктәбеннән Гыйльманова Зәлидә бәйгенең лауреатлары исеменә лаек булдылар.



К списку новостей