МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 63 |
| Телефон: | 88436824195 |
| E-Mail: | Obrazovanie.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Балтасинского районного исполнительного комитета» |
| Руководитель: | Мухарлямов Ренат Камилевич |
| У нас учатся: | 3833 учащихся/1432 |
| У нас учат: | 621 педагогов |
Новости отдела образования
«Милли мультfest»
Опубликовано: 16.03.2021«Милли мультfest»
Республикада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән Социаль проектларга ярдәм итү фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» акционер җәмгыяте катнашында «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале уза. Кинофестиваль тамашачылар культурасын үстерүгә һәм анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннарын җитештерү аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Балтач мәктәбе укучысы Мөхәммәтгалиева Таңсылу фестивальнең “Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар” номинациясендә катнашып, читтән торып үткәрелгән этабын узып, 13 нче март көнне Казан шәһәрендә оештырылган зона этабында уңышлы чыгыш ясады һәм финалга үтте. Финал Казан шәһәрендә апрель аенда узачак.
К списку новостей







